Янгынга каршы махсус режим кертелә

2023 елның 8 апреле, шимбә

ТР Министрлар Кабинетының 2023 елның 30 марты 376 номерлы карары нигезендә 17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тулысынча тыела. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннән тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, халыкның бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балаларның ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары мәйданнарында ашарга әзерләү максатыннан ачык ут куллану тыела.

Моннан тыш, 1-3 класслы пиротехниканы менә кайларда куллану тыела: торак пункт территорияләрендә, урман янгыннары һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган торак пунктларда, балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмаларында, бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләрендә, сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук икътисад объектларында, урман – парк зоналарында, урман массивлары белән чиктәш торф участокларында һәм ачык территорияләрдә. Табигый янгыннарны булдырмас өчен торак пунктлар территорияләрендә янгын куркынычы чоры башланганчы 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге янгынга каршы полосалар булдырылырга (яңартылырга) тиеш.

ТР Министрлар Каби-нетының югарыда күрсәтелгән карары нигезендә, профилактик төркемнәр төзеләчәк, аларның бурычларына коры үлән һәм чүп-чар яндыру фактларын кисәтү, булдырмау һәм ачыклау, әлеге янгыннарны иртә стадиядә оператив рәвештә сүндерү керә.

Тыелган урыннарда учак яккан өчен РФ Административ кодексының  20.4 маддәсенең 2нче өлешендә физик затларга 10000нән 20000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 60000 сумга кадәр, юридик затларга – 800000 сумга кадәр штрафлар каралган. Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

 Гадәттән тыш хәл булган очракта 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызның тормышын саклагыз!

Илдар Хәйруллин,

янгын күзәтчелеге инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International