Арчалар сынатмый

2023 елның 8 апреле, шимбә

27-30 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә узган “Если бы...” XII Ачык Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр сәхнә осталыгы фестиваль-конкурсында Арча балалар сәнгать мәктәбендә белем алучылар җиңү яулап кайтты.

“Театр. Кече формалар” номинациясендә “Әкият” коллективы III дәрәҗә, “Нәфис сүз” номинациясендә Әнвәр Мөхетдинов II дәрәҗә һәм Зөһрә Миннебаева III дәрәҗә лауреат булып, дип-лом һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре – Ләйсән Ахунова.  

“Рәсем сәнгате һәм дизайн” номинациясендә Ольга Кочурова I дәрәҗә, Василиса Кочурова II дәрәҗә, “Фольклор” номи-нациясендә чыгыш ясаучы “Бәллүр” коллективы  II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Аларның җитәкчеләре Зөлфия Кочурова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International