2023 елның 1 апреленнән “Арча шәһәре“ муниципаль берәмлегендә, бөтен республикадагы кебек, торак пунктларны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар-экологик торышын яхшырту буенча икеайлык башланды һәм ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Шәһәребезнең матурлыгы анда яшәүче кешеләрнең активлыгына бәйле. Алар үзләре үз хуҗалыклары тирәсен, җәмәгать территорияләрен төзекләндерүдә башлап йөрергә тиеш.
Һәр коллектив икеайлык барышында шәһәрне тәртипкә китерүдә өлешен кертергә, өмәләр оештырырга бурычлы. Шәһәр күләмендәге өмәләр быел да атна саен уздырылачак.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең барысы да йорт яны территориясен җыештыруда катнашырга тиеш.
Чисталык һәм тәртип, әйләнә-тирә мохитне саклау барлык халыкның көндәлек эшенә әверелсен. Һәр көн эзсез узмасын, әйдәгез, туган табигатебезне саклау, туган җиребезне матурлау өчен тагын да активрак эшлик.
Арча шәһәре башкарма комитеты