Таэквондочылар ярышка барса, җиңми калмый!

2023 елның 8 апреле, шимбә

Казанда “Ак Бүре” көрәш сараенда мәктәп укучылары арасында таэквон-до буенча башкалабыз беренчелегенә ярышлар булып узды.

Ярышта Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән, Биектау, Арча һәм Осиноводан 200ләп спортчы катнашты. Ярышлар ике көн барды. Беренче көнне Инсаф Габдрахманов (2нче мәктәп) һәм Эмил Самиев (1нче мәктәп) көмеш медаль алды. Әмирхан Галимовта (1нче мәктәп) 3нче нәтиҗә. Инсаф Габдрахманов, Әмир Хәбибуллин (2нче мәктәп), Әмирхан Галимов, команда белән чыгыш ясап, алтын медальгә лаек булдылар.

Икенче көнне Ильяс Надршин (1нче мәктәп) алтын медаль алды. Инсаф Габдрахманов, Әмир Вәлиев (5нче гимназия)  – көмеш медаль, Әмир Закиров (2нче мәктәп), Ранил Җәмилов (5нче гимназия), Әмир Хәбибуллин бронза медальгә лаек булдылар. Ранель Гаптелбәров (6нчы мәктәп), Илдар Гыймадиев (5нче гимназия), Әмирхан Галимовта – 5нче урын. Котлыйбыз егетләрне! Тренерлары – Газинур Борһанов һәм Руслан Борһанов.

 

Румия Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International