Санитар-экологик икеайлык кысаларында районда территорияләрне планлы җыештыру дәвам итә.
Шимбә көнне Арча муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре «Казан Су» паркындагы өмәдә катнаштылар. Хезмәткәрләр парк территориясендә чүп не һәм узган елгы яфракларны җыеп тәртип урнаштырдылар.