«Кошларым – дусларым»

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Иске Ашыт  авыл китапханәсендә 2-3 сыйныф укучылары белән  кошлар көненә багышланган «Кошларым – дусларым» дип аталган экологик дәрес уздырылды. Дәрес өч өлештән торды. Беренче өлештә балаларга кошларны яклау, аларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт турында сөйләнде. Өйдә яшәүче кошлар – попугайлар турында сөйләштек. Сыерчык оялары, ояда яшәүче кошларны куркытмау, күкәйләренә тимәскә кирәклек искәртелде. “Яз хәбәрчеләре”  исемле күргәзмә аша кошларның төрләре белән, рәсемнәре белән таныштык. Дәреснең икенче өлешендә Арча районы  Кызыл китабына кертелгән кошларга багышланган викторина үткәрелде. Балалар сорауларга җавап биреп баллар җыйдылар. Өченче өлештә исә, кошлар турында шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр укыдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International