“01” хәбәр итә

2013 елның 16 августы, җомга
“01” хәбәр итә
5 июльдә Арча шәһәренең Пионер урамында бер йортта янгын чыкты. Сәбәбе — ут белән саксыз эш итү.
6 июльдә Апаз авылында яшен сугудан янгын чыгу турында хәбәр алынды.
20 июльдә Төбәк–Чокырча авылында бер кешенең пешү рәвешендә тән җәрәхәтләре алуы турында хәбәр килә. Балигъ булмаган балалар мич кабызганда кагыйдәләрне бозган.
24 июльдә Арча шәһәре М.Горький урамында бер фатирда янгын чыга. Тәмәке тартканда саксызлык күрсәткәннәр.
25 июльдә Иске Чүриле авылында бер йортта янгын чыга. Сәбәбе — тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү. Нәтиҗәсе аяныч— йорт хуҗасы сөрем газыннан тончыгып үлә.
28 июльдә Кәче авылында бер йортны яшен сугудан янгын чыга.
6 августта Курса разъездында бер йортта электр чыбыгындагы кыска ялганыштан янгын чыга.
Шушы ук көнне Арча шәһәрендә Вокзал урамында шундый ук сәбәптән бер йортта янгын чыга.
И.МӘХМҮТОВ,
янгын инспекторы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International