Алар җиңүчеләр сафында

2013 елның 16 августы, җомга
Алар җиңүчеләр сафында
Сеҗе почта бүлекчәсе җитәкчесе Зөлхия Харисова — 2013 елның икенче яртыеллыгына газета–журналларга язылу буенча «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Татарстан почтасы федераль почта элемтәсе идарәсе белән берлектә почтамтлар һәм почта бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында оештырган бәйгедә җиңүчеләр сафында.
Сеҗе почта бүлекчәсе хезмәткәрләре матбугатка язылу кампаниясен әйбәт оештыра, дип быел бер язып чыккан идек инде. Коллектив бәйгедә җиңү яулагач, бу күңелле хәбәр турында дәшми кала алмыйбыз. Безне Зөлхия ханым: “Авыл халкы дөрес аңлармы икән?”—дип, оялып, уңайсызланып кына каршы алды. Сезнең хезмәтегез, Зөлхия ханым, Сеҗе төбәгендә укымышлы, зыялы, яктылыкка, мәгърифәткә омтылучан халык яшәве турында сөйли. Сезнең җиңү ул — авыл халкының да җиңүе. Әгәр дә кешенең районда, республикада, туган илендә, дөньяда ниләр барын белергә омтылышы булмаса, аны ирексезләп матбугатка яздырып булмый. Әлбәттә, монда почта таратучыларның да тырышлыгын әйтеп үтми булмый. Алар: Мөрәле халкына почта таратучы Гөлсинә Зиннәтуллина, Сеҗедә— Тәслимә Әхәтова, Ташкич, Пүчинкә–Поникта — Рәдинә Сабирова, Яңа Чүриледә—Ринат Шәмәрданов. Пенсия, субсидияләр өләшкәндә, газ, электр энергиясенә һ.б. түләүләрне алганда матбугатка язылу буенча әледә–әле искә төшереп тору да авыл халкына уңай. Бу турыда я онытыла, я истә булса да, ничектер вакыт, кул җитми, ә көннәрдән беркөнне язылу чоры үтеп тә киткән була. Өеңә килеп, матбугатка язылу турында исеңә төшерсәләр, җитмәсә, квитанциясен дә тутырып бирсәләр—бу уңайлыктан кем генә баш тартыр икән?! Ә акчаның бервакытта да җитәсе юк. Өеңә яраткан газета–журналлар килү ул бәйрәм кебек. Әнә, Сеҗедән пенсионер Минфия Ибраһимова 9 газета–журналга язылган! Шушы ук авылдан укытучы Гөлназ Җәгъфәрова аннан азга гына калыша, сыер савучы Лилия Локманова да укырга ярата. Мөрәледән пенсионерлар Нурзия Минһаҗева, Мәдхия Әхмәтҗанова да бер кочак газета–журнал алдыра.
Зөлхия Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылы кызы. “5 бала үстек, —ди.— Әти–әнием бик әйбәт кешеләр иде. Бик килешеп яшәделәр”. Мөрәлегә бертуган апасы Гөлсинәгә кунакка килә торган була. Альберт белән танышып кияүгә чыга. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Барысы да югары белемле. “Ирем әйбәт кеше, бер–беребез белән аңлашып, дус яшибез”,— дип шөкер итә. Бүген алар өйдә кунак егет белән кыз шикелле икәү генә. Кызлар — кияүдә. Ә нинди мәшәкатьле вакытлары бар иде. Иренең әтисе–әнисен, үз әнисен, кайнанасының балалары булмаган ике туганын Зөлхия карап–тәрбияләп соңгы юлга озата. “Әле тагын бар”,— дип тыйнак кына елмая ул. Ачуланмый, сыкранмый бага ул өлкәннәрне. “Аллага шөкер, шуларның хәер–фатыйхасы, рәхмәте белән яшимдер, тормышым тыныч, балаларым исән–сау”,— дип куана.
Эштә дә үзара дус, килешеп хезмәт итәләр. Алдагы елларда да Сеҗе почта бүлекчәсе хезмәткәрләренә яңа уңышларга ирешергә язсын.
Румия ГАРИФҖАНОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International