Эшләрнең кызу чагы

2013 елның 16 августы, җомга
Эшләрнең кызу чагы
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров 12 августта “Кырлай”, “Вамин–Мәрҗани”, “Северный”, “Ватан” хуҗалыкларында булды, ул игеннәрне урып–җыю, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчү, терлекчелектә эшләрнең торышы белән кызыксынды.
“Кырлай” ширкәтенең Иске Кырлай фермасы янында сенаж салалар. Люцернаның икенче каты да әйбәт үскән, машиналар туралган яшел массаны бер–бер артлы кайтарып кына тора. Ширкәт җитәкчесе Илшат Шакир-җанов сенажны яңа технология буенча салулары турында сөйләде. Тиешле дымлылыкка кадәр җилләтелгән масса траншеяга түгел, ә җир өстенә салына. Аны таптату өчен махсус җайланма (4 тонна авырлыкта) кайтарылган. Эш тукталганда сенажны каплап торалар, дәвам иткәндә өстен ачалар.
Район башлыгы сенаж салуда “Ак Барс–агро” ширкәтенең технологиягә туры китереп эшләвен әйтеп үтте. Анда бер траншеяны 2–3 көн салалар. Төнлә дә эш тукталмый. Башка урыннарда да шуңа омтылырга кирәк. Никадәр тиз тотасың, сыйфат шулкадәр әйбәт була. Әмма кайтарыла торган массаның дымлылыгы 50 проценттан артмаска тиеш.
“Кырлай” ширкәте иртә сорт бәрәңгене сата башлады. Алмас Әминович “Сервис–агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримовның яңалыкларны киң кулланып эшләвен билгеләп үтте. Сугарулы басуларда бәрәңге, кишер, чөгендер үстерәләр, бәрәңге быел да мул уңыш белән куандыра.
“Вамин–Мәрҗани” ширкәтенең “Ашыт” бүлекчәсе басуында җиде комбайн арыш суга. Ширкәттә бу культурага игътибар зур, мәйданнары да шактый. Бүлекчә җитәкчесе Марат Минәчетдинов быел да арышны әйбәт срокларда чәчә башлауларын әйтте.
Район башлыгы сыйфат белән дә кызыксынды, ел саен алдынгы урыннарны алып килүче комбайнчылар Азат Гомәров, Рәдиф Хәбибуллин белән сөйләште. Урак җиңелдән түгел быел, яңгырлар да эшне катлауландырып киткәли. Тәҗрибәле комбайнчылар сынатмый, алар 10 мең центнердан артык ашлык суктырган инде. Алмас Әминович тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.
“Ватан” хуҗалыгында арпа басуы гөр килеп тора, бар комбайн шунда, эшләре көйле, тоткарлыклар юк. Район башлыгы ындыр табагында да булды, анда эшнең оештырылуын карады, орлык салу, чәчүгә орлык әзерләү белән кызыксынды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International