Мәгариф — киләчәгебез нигезе

2013 елның 21 августы, чәршәмбе
Мәгариф — киләчәгебез нигезе
Арча җирлеге татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклаган, анда татар мәгърифәтенең һәм әдәбиятының Курсави, Мәрҗани, Күлтәси, Тукай кебек “алтын баганалары” үсеп чыккан.
Биредә гомер–гомергә мул уңыш үстергәннәр, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, мәдәниятле халык яшәгән. Бездә татар “Әлифба”сы туган. Шушы җирлектә туып–үскән бөек мәгърифәтчеләр, күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре, танылган белгечләр һәм җитәкчеләр, илебезнең төрле почмакларында яшәп, халкыбызга фидакарь хезмәт иткән. Арча районы халкы бу күркәм традицияләрне бүгенге көндә дә дәвам итә, үз туган ягының данын еракларга тарата.
Арча районы — авыл хуҗалыгы районы, җитештерелә торган продукциянең 90 проценты — авыл кешеләренең хезмәт нәтиҗәсе. Социаль инфраструктураны үстерү, торак пунктларны төзекләндерү ярдәмендә халыкның яшәеше лаеклы дәрәҗәдә саклап киленә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, гаилә фермалары төзү буенча максатчан эш алып барыла. Торак төзелеше, лизинг, грант ярдәме, үз эшеңне булдыру буенча федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла. Ел саен 27 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. 701 Бөек Ватан сугышы ветераны, 860 бюджет өлкәсе һәм башка категория хезмәткәрләре гаиләсе торак белән тәэмин ителде, 29 гаилә тузган торактан күчерелде. Күп фатирлы йортларны төзекләндерү программасы уңышлы үтәлә. Республика җитәкчелегенең зур булышлыгы белән 52 км юл төзелде. Социаль өлкәнең матди–техник базасын үзгәртеп кору, төзекләндерү һәм ныгыту буенча район программалары үзвакытында һәм уңышлы тормышка ашырылды. Соңгы ун елда 70ләп социаль әһәмиятле объект файдала-нуга тапшырылды, алар арасында 140 урынлы балалар бакчасы, янгын депосы бинасы, 2 күп функцияле мәдәни–спорт үзәге, Яңа Кенәр физика–математика лицее, Арчаның ныклап төзекләндерелгән 2нче урта мәктәбе бар. Быел Иске Чүриле, Лесхоз, Шушмабаш урта мәктәпләре ныклап төзекләндерелде. Бик күпләргә тормышта үз юлын табу өчен старт мәйданчыгы булган өлкән уку йорты — Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте дә шундый үзгәрешләр кичерә.
Укытучының статусын күтәрү һәм уңай имиджын формалаштыру максатларында тармак хезмәткәрләрен матди һәм рухи кызыксындыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә. Конкурслар һәм фестивальләр кысаларында иң яхшыларны бүләкләүгә ел саен 5 млн. сум акча бирелә. Системаның 228 хезмәткәре ипотека кредиты һәм башка программалар аша торак шартларын яхшырта алды. Укытучы хезмәтен олылау һәм хөрмәтләү максаты белән Укытучыга һәйкәл куелды.
Мәгарифне үстерү страте-гиясенең беренче этабы тормышка ашырылды һәм белем системасын камилләштерүнең нәтиҗәләре дә бар инде. Беренче чиратта бу — хезмәт хакы арту. Укытучының уртача хезмәт хакы хәзер 27 мең 565 сум.
Районның мәгариф учреждениеләрендә сәләтле балаларны үзвакытында ачыкларга һәм аларның талантын тагын да үстерергә ярдәм итә торган төрле проектлар тормышка ашырыла. Мәктәпләрдә сәләтле балалар белән эшләү программалары төзелде. Һәр елны олимпиадаларда һәм спартакиадаларда җиңүчеләрне хөр-мәтләү үткәрелә. Соңгы 12 ел дәвамында укучыларга район башлыгының 30 стипендиясе бирелә. Һәр елны районның иң сәләтле балалары хөрмәтенә исемле йолдызлар булдыру матур традициягә әверелде. Районда 8 ел дәвамында укучылар һәм студентлар арасында Гариф Ахунов исемендәге премиягә әдәби конкурс уздырыла. Габдулла Тукай исемендәге 27 премия, алар ул яшәгән еллар санына тиң, булдырылды. Бүгенге көндә 67 укучы һәм студент шушы премияләр лауреаты булды.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров һәр елны яңа уку елы башланыр алдыннан барлык мәгариф учреждениеләрендә булып чыга. Ул аларның матди–техник базасын тагын бер тапкыр күзаллый, коллективларның эшчәнлегенә бәя бирә, педагоглар белән очрашып сөйләшә, киңәшләрен бирә.
— Хәзерге дөньяда шәхесне формалаштыручы төп фактор буларак, тәрбия бирүнең әһәмияте арта бара. Бүген балаларда әхлакый нигезләр, тирә–яктагыларга карата ихтирам һәм толерант мөнәсәбәт, патриотик, гражданлык хисе һәм үзара тату яшәү культурасын тәрбияләү бик мөһим. Яңа гасыр алдыбызга яңадан–яңа, көннән–көн катлаулырак бурычлар куя. Хәзер инде белемгә һәм мәгълүматка ия булу гына җитми, яшьләрне җитез, тормышка әзерлекле, проблемаларны мөстәкыйль хәл итәрлек, җаваплылык тоя торган итеп тәрбияләргә кирәк. Һәм бу мәсьәлә көнүзәк мәсьәлә булырга тиеш, — ди ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International