Балаларга — букчалар

2013 елның 26 августы, дүшәмбе
Балаларга — букчалар

Арчаның В.Ежков исемендәге урта мәктәбендә “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләре “Мәктәпкә җыенырга булыш” республика акциясен үткәрделәр.
Бәйрәмгә мохтаҗ гаиләләрдән быел беренче сыйныфка керә торган балаларның ата–аналары да чакырылган иде. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм Арча район башкарма комитеты җитәк-чесе урынбасары Надия Мифтахетдинова балаларга букчалар тапшырдылар, аларны якынлашып килүче яңа уку елы белән котладылар.
Рафис Борһанов үзе белем алган мәктәпкә 100 мең сум акча тапшырды.
Ата–аналар исеменнән чыгыш ясаган Регина Гайнуллина рәхмәт сүзләре җиткерде.
“Яшь гвардия” активистлары чараны бик кызыклы итеп оештырдылар. Бәйрәм ахырында булачак укучыларны мәктәпкә экскурсиягә чакырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International