Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Барлык юллар Арчага илтә
2013 елның 26 августы, дүшәмбе
Барлык юллар Арчага илтә
21–22 августта Арчада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә заманча технологияләр” дип аталган республика август киңәшмәсе үтте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер–министр Илдар Халиков, республиканың дәүләт органнары җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, мәгариф идарә органнары башлыклары һәм аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, мәгълүмати–методик үзәк җитәкчеләре катнашты.^
21 августта кунаклар башта мәгариф объектларын карадылар, алар Арчаның 1нче урта мәктәбендә, Укучылар сараенда, ДОСААФның район оешмасы автодромында, 2нче урта мәктәптә, Баланы үстерү үзәге — 4 номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасында булдылар, үзәк мәйданда оештырылган күргәзмәне карадылар.
Район Мәдәният йортында киңәшмәнең пленар өлеше үтте. Ул “Республиканың белем бирү пространствосында укыту һәм тәрбиянең эффектив технология-ләрен куллану” темасына багышланды. Аны Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов ачты. Ул 1 сентябрьдә озаклап көтелгән “Мәгариф турында”гы яңа закон гамәлгә керәчәген әйтеп үтте. Республикада милли мәктәпләр өчен кадрлар әзерли торган үзәкләр эшли башлый. Шуларның берсе — Арча педагогика көллияте. Монда шулай ук 30 балага исәпләнгән гимназия сыйныфы ачыла. Анда 7нче сыйныфтан башлап укыячаклар. 9нчы сыйныфны тәмамлагач укуны көллият студентлары булып дәвам итәчәкләр. Әлеге сыйныф — шушы зонага кергән районнар балалары өчен дә.
— Бу киңәшмә ни өчен Арчада үтә? — дигән сорау куйды министр һәм җавабын да бирде. — Арча чын шәһәргә әверелде, күпме торак, социаль объектлар төзелде һәм төзелә. Кайберләрен үзегез дә күреп үттегез. Мәгарифкә гаять зур игътибар бирелә, район башлыгы ике атна эчендә барлык мәгариф учреждениеләрен йөреп чыккан. Аның җитәкчелегендә бердәм команда эшли, нәтиҗәләр дә яхшы.
Киңәшмә эшендә катнашучыларны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров тәбрикләде.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин 2012–2013 уку елы йомгаклары һәм яңа уку елына бурычлар турында сөйләде. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “Просвещение” нәшрияты президенты Александр Кондаков, Мәскәү дәүләт педагогика университетының алгебра, геометрия һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире Сергей Атанасян, “Educare” Сингапур компаниясенең генераль директоры Майк Тируман, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Фәнүзә Тарасова, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина, эшмәкәрләрнең Мәскәү Ассоциациясе инвестиция программаларын һәм проектлары смотр–конкурсын оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Игнатов чыгыш ясадылар.
22 августта Арчага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер–министр Илдар Халиков килде.
Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә, Арчаның 1нче урта мәктәбендә, Укучылар сараенда булды. Президент көллияттә ныклап төзекләндерелгәннән соң булган үзгәрешләрне игътибар белән карады һәм ошатты, кайберләрен фоторәсемгә дә төшереп алды. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, көллият директоры Гөлнара Гарипова әлеге уку йортын яңартудагы ярдәме өчен Президентка рәхмәт әйттеләр.
— Район башлыгының да тырышлыгы бу, — диде Р.Миңнеханов.
Көллият директоры Гөлнара Гарипова уку йортының киләчәккә планнары турында сөйләде.
Президент уку–укыту шартлары белән танышты, “Әлифба” музеен кызыксынып карады.
Президент шулай ук көллияттә “Educare” Сингапур компаниясе оештырган дәресләрне карады.
Аннан соң Президент Арчаның 1нче урта мәктәбендә булды. Биредә укучыларның фәнни һәм инновацион проектлары күргәзмәсе оештырылган иде. Президент мәктәп сыйныфларын, автосыйныф кабинетын, спорт мәйданчыгын карады.
Укучылар сараенда Рөстәм Миңнехановка авиа–судо–авто модельләштерүче, агачтан төрле әйберләр ясаучы, робот техникасы белән мавыгучы, “Нур” телестудиясендә шөгыльләнүче балаларны күрсәттеләр.
Арчаның үзәк мәйданында Президентны биюче балалар төркеме каршы алды.
Район Мәдәният йортында Рөстәм Миңнеханов мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсен ачып, республиканың мәгариф системасында уңай динамика күзәтелә, дип билгеләп үтте.
Президент киңәшмәнең Арчада үткәрелүе очраклы түгеллеген әйтте. Арча педагогика көллиятендә татар телен дистанцион укыту проекты уңышлы тормышка ашырыла. Район мәктәпләрендә укучыларга башлангыч һөнәри белем бирүне оештыру игътибарга лаек. Укучылар сараенда һәм балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә өстәмә белем бирүнең кызыклы формалары кулланыла. Гомумән, Арча районында мәгарифне үстерү буенча күп эшләнде һәм эшләнә.
Президент республикада мәгариф объектларының матди–техник базасы сизелерлек яхшыруын билгеләп үтте. Татарстанда мәгариф системасын реформалауда алдынгы халыкара тәҗрибә киң кулланыла. Әмма заманча иң алдынгы матди–техник база һәм алдынгы технологияләр дә мәгарифне заманча әзерлекле педагогтан башка камилләштерүне тәэмин итә алмый.
Төп докладны ТР Премьер–министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов ясады.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назировның эчтәлекле чыгышы җылы кабул ителде. Шулай ук “Транснефть” нефть транспортлау акционерлык компаниясе”нең “Төньяк–көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Илдар Шәмгунов, “Educare” Сингапур компаниясенең генераль директоры Майк Тируман, Казан шәһәре Идел буе районы 19нчы гимназиясе директоры урынбасары, физика укытучысы Динар Габидуллин чыгышлары да игътибар белән тыңланды.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәгә йомгак ясап, аның куелган максатка ирешерлек итеп үтүен әйтте, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә уңышлар теләде.
Президент аеруча хезмәт күрсәткән педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз