Дәүләт Советы Рәисе —Арчада

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Дәүләт Советы Рәисе —Арчада
27 августта Арчага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе политсовет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин килде. Аны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды һәм озатып йөрде.
Фәрит Мөхәммәтшин Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә, Арчаның В.Ежков исемендәге беренче урта мәктәбендә, “Бәләкәч” балалар бакчасында, 5нче номерлы гимназиядә булды. Ул ныклап төзекләндерелгәннән соң көллияттәге үзгәрешләрне кызыксынып карады, Сингапур методикасы белән укытырга әзерләнүче педагоглар белән сөйләште, “Әлифба” музеен карады, Арчаның беренче урта мәктәбендә Укытучы һәйкәленә чәчәкләр куйды.
— Татарстанда башка урында укытучыга һәйкәл куелганын күргәнем юк, — диде ул. — Бик шәп эш бит бу!
Мәктәптә мөхтәрәм кунакка эшче һөнәрләргә ничек өйрәтүләре турында сөйләделәр, ул автосыйныф эше белән дә кызыксынды. Татарстан варислары белән аерым сөйләшү булып алды.
“Бәләкәч” балалар бакчасындагы шартларны да бик ошатты Дәүләт Советы Рәисе. Ул территориянең чәчәкләргә күмелеп утыруына сокланды, коллективка уңышлар теләде.
Арчаның 5нче гимназиясендә Фәрит Мөхәммәтшин белән Алмас Назиров быел беренче сыйныфка керүче балаларга букчалар тапшырдылар, якынлашып килүче Белем көне белән котладылар.
Район Мәдәният йортында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе политсоветының ки-ңәйтелгән утырышы булды. Фәрит Мөхәммәтшин аны ачканда арчалыларның төрле өлкәләрдә ирешкән уңышларын билгеләп үтте, партия алдында торган бурычларга тукталды.
Муниципаль район башлыгы, җирле бүлекчә секретаре Алмас Назиров районыбыз ирешкән уңышлар, “Бердәм Россия” партиясенең җирле оешмасы эше турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин сайлау системасындагы үзгәрешләрне аңлатты.
Утырышта катнашучылар көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International