Матурлык тудыручыларга бүләк

2013 елның 28 августы, чәршәмбе
Матурлык тудыручыларга бүләк
Арчада иң матур йорт — Гөлүсә һәм Рәйхан Вәлиуллиннарныкы, иң көчле спортчылар — Наласа авыл җирлегендә.
Без болар турында Татарстан Республикасы көне уңаеннан шәһәребезнең үзәк стадионында үткәрелгән мәдәни–спорт бәйрәмендә белдек. Бәйрәмне тәбрикләү сүзе белән Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Әһлиев ачты. Ул шәһәрнең экологик хәлен яхшырту, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча уздырылган бәйгедә җиңү-челәргә бүләкләр тапшырды.
Левитан урамында 9нчы йортта яшәүче Вәлиуллиннарның мондый бәй-гедә беренче тапкыр гына җиңүләре түгел. Гөлбакча эчендә кояштай балкып утыра аларның өйләре. Капка төпләрендәге хозурлыкка сокланып (анда нинди генә чәчәкләр юк!), шундый матурлык тудыручыларга рәхмәт әйтеп үтәсең.
Булат Камалиев җитәк-ләгән торак милекчеләре ширкәте, социаль яклау бүлеге (Рамил Гарифҗанов), “Жилкомбытсервис” (Альберт Хәкимов), “Ида-рәче компания” (Фәрит Зәйнуллин) ширкәтләренең дә шәһәребезне матурлауга керткән өлешләре югары бәяләнде.
Спорт ярышларында Наласа авыл җирлеге (авыл җирлеге башлыгы — Илфира Шакирова) командасы беренче булды. Сеҗе авыл җирлеге — икенче, Иске Чүриле спортчылары өченче урында.
Бәйрәмдә район һәм республика сәнгать осталары чыгыш ясады.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International