Җиңсәң әгәр, сабантуй – эчкә шатлык сыймас туй!

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Шаулап-гөрләп сабантуйлары үтеп китте. Ә сөйләшү өчен сабантуй  мәңгелек тема. Сабантуйлары элек һәм хәзер – “Арча“ радиосында да шул турыда сөйләшү булды

Сөйләшергә төрле буын вәкилләре килде. Арчадан ветеран педагог Илдус Сәгъдиев, көрәшче, тренер “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, Ашытбаштан сабантуйларда көрәшүче, тренер Сөләйман Галиуллин.

Сүзне Илдус Сәгъдиев башлады

“Минем хәтеремдә шулай калган: балачактан, яшь вакыттан иң яратып көтеп алган ике бәйрәм бар – аның берсе сабантуй, икенчесе сайлаулар, – дип сөйләде ул. – Мин белгән сабантуйлар сугыштан соң, төгәл хәтерләмим, 1948-1949 елларда башланды. Сугыштан соң авыр елларда сабантуйлар булмый торды, халык аны өзелеп көтеп ала иде. Тирә-яктагы бөтен авыллар, шул исәптән минем туган Урал авылы халкы да, Биектау районы Ямаширмә авылы болынына җыела, сабантуй – искиткеч бер зур бәйрәм булыр иде. Авыр заманалар булса да, сабантуйга халык үзенең иң чиста, иң матур киемнәрен киеп, үзен күрсәтергә, уеннарда да катнашырга тырышып җыела торган иде. Ә сабантуйда и-иң көтеп алганы, и-иң матуры ул көрәш. Бала-чагалардан башлап, олыларга кадәр – кем тели – шул көрәшә. Аннан ат чабышы. Ул вакытта һәр колхоз үзенең чабыш атлары белән килеп, малайлар атларга атланып, чабышырлар иде. Менә шул ат ярышыннан ләззәт ала торган идем. Тора-бара велосипедларда узыша башладылар. Кытлык заманы булса да,  татлы ризыклардан авыз итеп, тәмле сулар эчә идек. Сабантуйның элеккеге гореф-гадәтләре, гадилеге, матурлыгы сакланып калсын иде дим мин. Әллә ниткән яңалыклар кертеп, катлауландырасы юк аны”.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов:

– Моннан 60 ел элек, 6-7 яшьтә булганбыз ул вакытта, иртүк торып, булган киемнең матурын киеп, сабантуйга китәр идек. 12-13 яшьләрдә көрәшә башладым.  Сарык, сыер саклаганда малайлар үзара көрәшә идек. Арча сәнгать мәктәбендә эшләүче баянчы, композитор Нәзир Фәхретдинов белән без авылдашлар, Сикертән авылыннан, аның әтисе Рәшит абый данлыклы көрәшче иде. Рәшит абый кебек үз авылыбыз көрәшчеләре әйдәде безне көрәшкә. Алар белән җыелышып сөйләшеп утырабыз, анда практик көрәшү юк, алар сөйләп, кызыктырып, безне көрәш өермәсенә алып кереп киттеләр. Сабантуйда башта син егасың, аннан сине егалар, яулык, сөлге биреп, мәйданнан чыгарып җибәрәләр. Чынлаб-рак көрәшү 8нче сыйныфны бетергәч башланды, Үгез-Елгадан Вәгыйз Газыймов безнең өйдән астарак Язилә апаларда квартирда тора иде, аны безнең Куйбышев исемендәге колхозга экономист итеп китерделәр, ул көрәшә иде. Сабантуй алдыннан әйдә тегеләй тот, болай тот дип, мине азрак көрәшергә өйрәтте. Сабантуй көне килеп җитте. Көрәшәбез, Вәгыйз абый үзе дә көрәшә, шуннан мәйданга зурлар, солдаттан кайткан егетләр чыга башлады, мин аларны да җайлап кына тамашачылар арасына озаттым. Менә шуннан көрәш чире уянып калды. 9-10 сыйныфларда Сеҗе мәктәбендә укыдым. Анда безне көрәшергә физкультура укытучысы Гатият абый Хәйруллин өйрәтте. Аннан армия. Апай ул вакытта педагогия институтында укый, энем, көчле буласың килсә, педагогия институтының физик тәрбия укытучылары әзерләүче бүлегенә укырга кер, дип киңәш итте. Әзерләнеп институтка укырга кердем. Шунда чын итеп көрәш серләренә өйрәндем. Укып бетергәч, районга кайттым. 1981 елда Арчаның 2нче мәктәбендә район беренчелегенә татарча көрәш ярышы оештырдылар. Мин шунда 71 кг авырлыгым белән 80 кг.лылар арасында җиңү яуладым. Шуннан район газетасына: “Әле моңарчы Шәйдулла Сәлахов дигән көрәшчене белмиләр иде”, – дип язып чыктылар. 1982 елны беренче тапкыр Арча сабантуена көрәшергә килдем. Шуннан минем көрәш тарихы башланып китте. Сеҗе мәктәбенә 1981 елда кайтып укыта башладым. Җир белән күк аермасы: мин укыган мәктәп юк, заманча спорт залы белән яңа ике катлы мәктәп. Малайларны туплап, көрәш белән шөгыльләнә башладык. Ул вакытта Сеҗе мәктәбендә 230 бала, хәзер 40 бала. Көрәшче малайларны сайлап алу мөмкинлеге зур. Көздән язга кадәр көрәш күнекмәләре алып, беренче карлыгачларны әзерләдем. Казанга Татарстан беренчелеге ярышына бардык. Ярышка беренче бару иде. 4-5 сыйныф укучылары Булат Мөбәрәкшин 1нче, Рамил Тимершәехов 2нче, Марсель Биктимеров 3нче урынны алды. Анда булган тренерлар шаккаттылар. Олимпия резервы мәктәбенә калырга кыстадылар. Без кайтып киттек...

Сеҗе мәктәбендә 5 ел эшләдем. Районда зур ярышлар оештыра идек. Ринат Алеев, Равил Хәйруллин, Яңа Кенәрдән үз эшенә фанатларча бирелгән, дөньясын онытып эшләүче тренер Илгиз Салихов – әнә шундый көрәшкә бирелгән шәхесләр белән эшләдек, көчле көрәшчеләр әзерләдек. Минем көчле шәкертем Байрон Ногманов бар иде. Бервакыт Чистайга ярышка бардык. Анда урын алуны күз алдына  да китереп булмый иде, хуҗалар беренчелекне бирми бит инде алар, беренче көнне Байрон бөтенесен “ботарлап” бетерде... Икенче көнне үлчәүгә бас-тырдылар. Ник үлчисез, беренче көнне үлчәдегез бит инде дим. Юк, үлчибез, диделәр. Байрон 48 кило иде, менә 100 граммга артык бит дип, Байронны төшереп калдырдылар. Көрәшнең шундый күңелсез яклары да бар аның. Сеҗе мәктәбендә  эшләгәннән соң районга көрәш мәктәбе ачарга чакырдылар. Иске чиркәүнең өске катында урын күрсәттеләр. Бер баскыч бар, икенчесе юк, күгәрченнәр, салкын. Шуннан шушы урынны (110 кв метр) тиешле хәлгә китерергә керештек. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ибраһим Сабиров ярдәме белән, рәхмәт, идәнгә келәм алып куйдык. Малайлар килә, килә... Бервакыт 200 бала йөри башлады. 7 төркемгә бүлеп, күнекмәләр алып барам. Беркөнне район башкарма комитеты җитәкчесе Мөнир Шириазданович чакырып алды. Килсәм, киңәшмә бара, зур кешеләр җыелышкан. Мин спорт киеменнән килеп кердем. Шуннан Мөнир Шириазданович, спорт мәктәбенә нәрсә кирәк, сора, диде.  Мин санап киттем. Икенче көнне бу әйберләр алынган булсын дип әйтте ул киңәшмәгә җыелган җитәкчелеккә. Йөгерештеләр...

Бик күп спорт осталары әзерләнде. Ирек Садриев, Айрат Гәрәев, Рөстәм Габделбәров, Илһам Гатауллин... Кемнедер әйтми калсам, гафу итсеннәр.  Габделбәр Хәлилов, Марсель Таһировлар... Электән көрәшкән көчле көрәшчеләребезне әйтеп үтәм: Наласадан Әхәт, Фәрит, Юлдаш абыйлар,  легендар көрәшчебез Рәдис Сәйфуллин һ.б.

Сабантуйларны мин  ел да көтеп алам. 2004 елдан “Ак барс” агрокомплексы“нда эшли башладым. Аңынчы “Төрнәле” хуҗалыгында 6 ел эшләдем, анда да сабантуйларны күңелле үткәрдек.

Аннан инде үземнең туган җирдә эшли башладым. Алга авыл сабантуен ничек тә матур итеп, кеше җыела торган итеп үткәрү бурычы куелды. Безнең белгечләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре сабантуйга сөенеп, зур теләк белән әзерләнәләр. Рәхмәт район җитәкчелегенә, аерым көнне уздырырга рөхсәт бирәләр. Күрше районнардан да киләләр. Ат чабышлары, уеннар, җыр-биюләр белән, Казан артистлары да кайта, бик күңелле үтә Сикертән сабантуе! Ат ярышында теләгән һәркем катнаша ала. Юл чыгымнарын алдан сөйләшеп куябыз. Ә көрәшкә килгәндә, гаделсезлекләр бар. Аның алымнарын да үзгәртәсе юк.  Сабантуйга көрәш судьяларын алдан әзерләргә кирәк.

Ашытбаштан көрәшче, тренер Сөләйман Галиуллин:

– Миңа 1890-1895 елларда туган бабаларымның сөйләгәннәрен ишетеп үсәргә туры килде, – дип сөйләде. – Элек сабантуйларга кадәр җыеннар уздырганнар. Язын чирәмнәр чыккач, яшь-җилкенчәк, кызлар, егетләр бер-берсен күзләргә, карарга, танышырга болынга җыела торган булган. Төрле уеннар уйнаганнар, көрәш тә булган, аралашканнар. Мине Ашытбашта көрәшче Вәгыйз малае дип әйтәләр иде. Соңгы елларда шахмат, шашка уеннарына тренерлык иттем. Шахматчы дип әйтә башладылар. Мин шахматчы түгел. Хыялым электән сабантуй батыры булу иде. Беренче тапкыр 7 яшьтә кулга сабантуй сөлгесе тоттырдылар. Буем озын булгач, мине гел зурлар белән көрәштерделәр. Ул гадел булмаган инде. 51 ел көрәшәм. Җиңүләрем дә күп. Быел Арча Сабантуе ветераннар көрәшендә катнаша алмадым, шахмат, шашка ярышлары үткәреп йөрдек. Яңа Кенәр сабантуенда ветераннар арасында көрәшеп, батыр калдым. Элек 75кг да атаклы Мадияровлар, Илгиз, Ингиз Салиховлар белән көрәштем. Сабантуйларны көтеп алам. Авыл сабантуйларының йөзек кашы Сикертән сабантуена бармый калганым юк. Быел да күптәнге көндәшем, спорт остасы Азат Исхаков белән көрәштек. Озак тартыштык. Бәхет миңа елмайды. Әнә шундый лаеклы көрәшчеләр булганда сабантуйлары үзе бер күңелле. Бер теләгем бар, мәдәният хезмәткәрләренә, яхшы оештырылган сабантуйларга барып, мәсәлән, Сикертән сабантуена килеп, семинарлар үткәрергә кирәк. Милли бәйрәмебез нинди булырга тиеш? Өйрәнергә. Районда яхшы көрәшчеләребез, электән аерылып торган көчле тренерларыбыз бар. Шәйдулла Сәлахов, Илгиз Салихов, Таһир Лотфуллин, Зөлфәт Хәйруллин районда көрәшнең нигезен салган кешеләр. Бүген көчле яшь көрәшчеләребез, тренерларыбыз булуына мин бик шат. Сокланам алар эшенә.

Сабантуйлар турында озак сөйләшеп була. Яшәсен Сабантуйлар!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International