1 августта Мөндеш авылында Хәлим Гарипов фермер хуҗалыгында районның фермер хуҗалыкларында терлекләрне чиплаштыруга багышланган семинар булды.
Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, ветеринария, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, фермерлар катнашты.
– Әлеге эш шәхси ярдәмче хуҗалыкларда төгәлләнде, эре хуҗалыкларда төгәлләнеп килә. Ә менә фермер хуҗалыклары әле керешеп кенә килә, – диде Ленар Абдуллин.
Ветеринария идарәсе белгечләре чиплаштыру тәртибен аңлаттылар, эшләп тә күрсәттеләр, программага керергә өйрәттеләр.
Ильяс Сәхәпов