Арча шәһәренең 4 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрмәгән балаларның ата – аналары өчен 2019 елдан "Об-Раз" консультация үзәге эшли. Консультация үзәге бу дүрт ел дәвамында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2019 һәм 2021 еллардагы грантлары ярдәмендә түләүсез нигездә эшләде.
"Об-Раз" консультация үзәгендә ата-аналар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табалар. Белгечләр ата-аналар белән билгеле бер ситуацияләрне хәл итү максатыннан бала белән элемтә урнаштыралар, аны төрле хәрәкәтләр ясарга, сөйләм һәм иҗади активлыкка җәлеп итәләр. Нәтиҗәдә, балалар бакчага адаптация кыенлыклары кичермичә йөри башлыйлар, ә ата-аналар балалар бакчасына йөрүнең беренче көннәреннән үк белем бирү оешмасының асылын объектив кабул итәләр һәм аның тормышында актив катнашалар.
"Восточный" территориаль иҗтимагый үзидарә" җирле иҗтимагый оешмасының 2023 елгы Президент грантлары фонды конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә быел августтан "Об-Раз" консультация үзәге үз эшен түләүсез нигездә дәвам итәчәк. Бу – 2023 елның сентябреннән 2024 елның маена кадәр гамәлгә ашырылачак "Восточный" территориаль иҗтимагый үзидарә" җирле иҗтимагый оешмасының һәм "Балалар үсеше үзәге-Арча шәһәренең 4нче балалар бакчасы" МБДОУнең уртак проекты.
Ата-аналарга (законлы вәкилләргә) ярдәм оештыру укытучы-логопед, педагог-психолог, музыка җитәкчесе, физик культура буенча инструктор, татар телен укыту буенча тәрбияче, тәрбиячеләр эшчәнлеген интеграцияләү нигезендә төзеләчәк. Оештырылган иртә психологик-педагогик ярдәм тәрбияләнүчеләргә индивидуаль темпта үсәргә, белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучылар арасында психологик грамоталылыкны арттырырга, мәктәпкәчә оешмада уңайлы эмоциональ-психологик климатны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ә ата-аналарга шәхси аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен тагын бер мәйданчык булачак, димәк, гаиләләрдә педагогик грамоталылык артачак.
Дәүләт, Президент гранты фонды ярдәме белән проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге булу бик яхшы.
Балалары бакчга йөрмәгән барлык ата-аналарны сентябрь аеннан «Об-Раз» консультация үзәгенә чакырабыз.
Тулырак мәгълүмат өчен 3-21-67 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Айзирә Галләмова, "Балалар үсеше үзәге-Арча шәһәренең 4нче балалар бакчасы" МБДОУнең өлкән тәрбиячесе.