Бергә, гомергә

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Мәмсә авылында яшәүче Рәмзия Хәбибуллина бик тә кызыклы шәхес.

Беренчедән, ул бүгенге көндә районда бердәнбер хатын-кыз комбайнчы. Икенчедән, менә дигән әңгәмәдәш, ул сөйләгәннәрне сәгатьләр буе ялыкмыйча тыңлап та булыр иде, әмма моның өчен аның вакыты тар, тәүлекнең һәр минуты язып куелган, дисәк тә ялгыш булмас.

– Бервакытны ашлык агуларга кеше булмады да, үзем алынырга булдым, - ди ул. – Әмма моның өчен медицина тикшерүе кирәк. Бардым, тикшерделәр, табиб кайбер проблемаларың бар, ди. Бар, билгеле, дим. Мин кияүгә чыкканда әти: “Кызым, артка юл ябык, - диде. – Барган җиреңдә 20 процентка кимрәк ишет, 20 процентка кимрәк күр, 20 процентка кимрәк сөйләш.” Шулай булгач ничек проблемалар булмасын инде?

– Шуннан табиб нәрсә диде?

– Рәхәтләнеп көлде. Болар турында беренче тапкыр ишетәм, “5”ле куям, - диде.

Менә шундый әңгәмәдәш ул Рәмзия. Тумышы белән Шекәдән, ә шекәләр элек-электән гади кешеләр түгел.

Кайберәүләр хатын-кызның комбайнда эшләп йөрүенә аптырыйдыр. Ә мин моның тарихын беләм һәм ул тетрәндерерлек.

Рәмзиянең ире Рәдиф – районның алдынгы комбайнчысы. Элегрәк хатын-кызларның комбайнчы ярдәмчесе булып эшләүләре гадәти хәл иде бит.  Рәмзия дә биш ел ире белән “ДОН” комбайнында эшләп ала. “Улыбыз Рәмис кечкенәдән әтисеннән калмады, унынчы сыйныфка кадәр аның ярдәмчесе булып эшләде, - ди Рәмзия. – Ул эшкә ярый башлагач мин комбайннан туктадым.”

Рәмзиянең эшләре, кем әйтмешли, муеннан. Хуҗалыкның ревизия комиссиясе рәисе дә ул. Әлеге вазыйфа башка хуҗалыкларда бетте, дип беләм. Ә менә “Ташкичү” ширкәтендә ул – җитәкченең уң кулы. Терлек җибәрәләрме, ашлык өләшәләрме, башка мөһим эшләр килеп чыгамы – алар берсе дә ревизия комиссиясе рәисеннән башка үтми. Чуртан күлгә ни өчен кирәк, диләр? Рәмзия дә шулай, берәүгә дә йоклап йөрергә, эленке-салынкы эшләргә юл куймый.

Карап, күзәтеп йөрүче генә түгел ул. Комбайнны ире белән бергә төзәтәләр, ашханәдә эшләп торырга кеше кирәкме – Рәмзиягә дәшәләр. Иренми, каршы килми, җитешсезлекләр күрсә күрми китми. Өйләрендәге тәртипкә, чисталыкка исләребез китте. Ул гөлләр! Кирәк булса биреп тә җибәрәм дип тора әле. Идәндә компот, тозланган кыяр банкалары тезелеп киткән. Аш-су остасы булуын дә әйткән идем. Казандагы кызы Эльвираны да мактап бетерә алмый. Кайткан саен күпме эшләп китә, ди.

Уллары Рәмис турында ник дәшмисең, дисезме?... Кызганыч, шул урынга җиткәч, үземнең дә йөрәк кысылып, куллар калтырап куйды.

– Улыбыз, вакыты җиткәч, армиягә барам, бурычымны үтәп кайтам, диде, - ди Рәмзия. – Чибәр, озын буйлы, таза егет иде ул. Хезмәт иткәндә Мәскәүдәге парадта катнашты. Аннан кайткач Казанда укырга керде, метрога эшкә урнашты. Планнары зурдан иде аның, эшендә дә бик яраттылар үзен. 24 яшендә гомере фаҗигале рәвештә өзелде...

Ата-ана өчен баланы, шундый егетне югалту бик тә авыр булгандыр. Ул турыда сүз кузгатканда әле дә Рәмзиянең күзләрендә яшь. “Агроном Фәрит абый әйтә, Рәмзия апа, Рәдиф абый өчен борчылам, гел башын иеп йөри, ул-бу була күрмәсен. Әллә үзең дә аның янына эшкә чыгасыңмы?” – ди.

Менә шуннан бирле алар комбайнда яңадан бергә, өйдә дә, эштә дә иң авыр көннәрне әнә шулай бер-берсенә терәк булып, иңне иңгә куеп яши алар.

– Җитәкчеләргә зур рәхмәт! Хезмәтебезне бәяләп, бүләкләр белән килеп торалар, ярдәмнәрен тоеп яшибез, - ди Рәмзия. – Күршеләребезгә дә зур рәхмәт. Без бик күп вакыт өйдә дә була алмыйбыз, алар күз-колак булып тора, алар булганда күңелебез тыныч.

8 августта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина Рәмзия Хәбибуллина белән басуда очраштылар.  Альмира Гатауллина аңа Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International