Моң китмәсен иде авылдан

2023 елның 27 августы, якшәмбе

Бер Күлтәс авылыннан 46 гармунчы чыккан! Шуларның 25е вафат, ә калганнары әле дә кулыннан гармунын төшерми

Узган шимбәдә Күлтәс авылы клубы янындагы мәйданчыкта “Авылымда гармун моңнары” дигән бәйрәм булды.

– Бәйрәмгә язмышы Күлтәс белән бәйле булган гармунчылар чакырылды, – диде кичәне алып баручы, Иске Төрнәле клубы мөдире Фәнис Тимашев.

 Күлтәс – урманга ышык-ланып утырган кечкенә генә авыл. Табигате – искиткеч, кешеләре – үзенә бер аерым.

– Эчкерсез халык яши монда. Берсе бер тәкъдим белән чыкса, башкалары шунда ук күтәреп ала. Авылдагылар гына түгел, читтә яшәгәннәр дә, – диде әнисенең туган авылына бәйрәмгә кайткан Дамир Нуриәхмәтов. – Башка урында бәйрәм оештыру турында сүз чыкса, тагын акча бирергә кирәк инде, дип уйларлар иде. Ә Күлтәстә – юк. Сокланырлык бердәм халык яши монда.

Бу бәйрәмгә шуның кадәр кеше кайтыр, дип күзалламаган идек. Чын мәгънәсендә, туганнар, дуслар, буыннар, авылдашлар очрашуы булды ул. Һәм шуны гармун моңы исбатлады.

Бәйрәм башланыр алдыннан клубны карап чыгарга булдык. Кечерәк кенә бер бина. Эчендә ниләр бар икән? Беренче булып, андагы чисталыкка, уңайлыкка игътибар иттек.

– Кечкенә безнең клуб, – дип таныштырып китте мөдире Айсылу Гарифуллина кечкенә генә бер бүлмәне күрсәтеп. – Менә шушы бер бүлмәгә сыйган. Икенче ягында шулай ук кечерәк кенә китапханә. Бер почмакка безнең авылдашыбыз, мәгьрифәтче Күлтәси музеен да эшләп куйдык.

– Күлтәсинең минем әни Суфия Нуриева бер китабын тәрҗемә итте. Гарәпчәдән татарчага, – диде Дамир Нуриәхмәтов.

Дамир үзе дә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Туган авылы Күлтәс турында шигырь язган ул. “Хезмәт сөйгән гади, уңган халкың – зур байлыгың синең, Күлтәсем!” дигән сүзләре клубта диварга язып куелган.

– Без бу авылга кайткалап йөрдек. Әнинең туган авылы буларак якын ул безгә. Бер очрашуда Күлтәскә багышлап шигырь язу турында сүз чыкты. Миңа тәкъдим иттеләр. “Күлтәсем... китәсем...”, – дип уйлап йөрдем дә, яздым да куйдым. Арчадан Илгиз Баязитов шуңа көй иҗат итте. Бүген аны мин дә беренче  тапкыр ишетәм, – диде ул.

– Алия Ногманова башкара. Дамирдан аермалы буларак, мин җырны ишеттем. Ошады. Эшләнеше (Илфат Шәехныкы) дә көчле, җырчы да матур башкара, сүзләре дә мәгънәле, көе дә бик җиңел язылды, дөресрәге, күңелдә үзеннән-үзе туды, – диде Илгиз.

Алия белән дә таныштык. Үзе Арчада яши. Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Укытучысы Асылъяр икән.

Авыл халкына да “Күлтәсем” җыры бик ошады, аны көчле алкышларга күмделәр.

Бу көнне без тагын бер искиткеч кеше белән таныштык. Гөлзада Шәяхмәтова булып чыкты ул. Казанда яши. Бер авылдашының: “Нәрсә белән кайттың?” – дигән соравына ул: “Компрессорный почмагына чыккан идем, бер машина туктап утыртты”, – дип җавап бирде.  Җиңел гәүдәле, ачык йөзле, күзләре янып тора. 81 яшь дип әйтмәссең дә. Сокландык. Күз тимәсен Гөлзада апага.

– Мин Күлтәстә тудым. 17 яшемдә чыгып киттем. Казанда заводта эшләдем, – диде ул. – Хәтерлим әле, сигезенче сыйныфта укыганда авылым тарихы турында инша язган идем. Пенсиягә чыккач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамладым, 16 ел “Иман нуры” мәчетендә укыттым. Ковид башлангач, кабаттан үзеннән-үзе авыл тарихы белән кызыксына башладым. Шәҗәрә төзедем. Архивларны актардым. Бик кызыклы мәгълүматларга тап булдым. Күлтәс исеменең ничек бирелгәнен дә белми кайбер кеше. 1617 елда барлыкка килгән ул. Тәч күл дигәннәр аны ул вакытта. Күлләр күп булган һәм бу исем шуны аңлаткан. Ә 1890 елда Күлтәс дип атала башлаган. “Тукта әле, мәгълүмат шуның кадәр күп, мин авылның тарихын яза алам бит”, – дигән уй килде башка. Һәм эшкә тотындым. Башта рус телендә яздым, аннан татар телендә. Китап та чыкты. Китапханәләрдә бар ул.

Шулай Гөлзада апа ярдәмендә авылның кыскача гына тарихы белән дә танышып алдык. Ул арада бәйрәмгә кеше агыла башлады. Авылы кечкенә булса да, төш кенә икән. Әнә күпме халык кайткан! Сабантуе, диярсең, машиналар тезелеп киткән. Балалар өчен уеннар да, тәмле ризык-лар да бар. Аларга да күңелсез түгел. Ә өлкәннәргә – чын моң, татар моңы бәйрәме!

Соңгы вакытта авылда гармунчылар бетте, гармун тавышы ишетелми, моң кайтарырга кирәк, дигән сүзләр ишетелә башлаган иде. Менә, рәхим итегез, авылга моң кайтты!

– Хәзер авылларда кич утырулар, урам бәйрәмнәре, авыл кичләре кебек чаралар үткәрелә. Авыллар бетә, дибез. Шуның кадәр зур бәйрәм үткәрерлек булгач, авыл яши әле, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов. – Зур тарихы булган авылда бәйрәмдә катнашуыма шатмын.

Бәйрәм фольклор күренеш, җырлар, уеннар белән барды. Яше-карты уенга керде, йөгерде, көлде, шаярды. Әмма төп игътибар ул көнне гармунга бирелде. Баштан ахырга кадәр гармун тавышы, татар көйләре тынмады. Шул чакта гаҗәеп бер күренеш булды. Мәйдан турысында кара каргалар төркеме пәйда булды. Моны без генә түгел, башкалар да күреп алды.

– Карагыз әле, карагыз, каргалар да гармун тавышын тыңларга килгән, – диде берсе.

Ә күктә гармун моңына каргалар биегән кебек боргалана-боргалана очты, аннан тынычлап ял итегез, дигәндәй, урман ягына китеп бардылар. Табигать тә, кошлар да шатланды бу бәйрәмгә. Авылга гармун моңы тараткан, гармунчыларны туплаган, авылдашларны очраштырган оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралды Күлтәс халкы, килгән кунаклар. Киләчәктә дә моң китмәсен иде авылдан.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International