Район башлыгы Илшат Нуриев алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырды
18 августта мондый хөрмәткә урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен “Заря“ ширкәте комбайнчысы Илдар Кавиев, “Ашыт“ ширкәтеннән Якуб Гатиятуллин, “Аю“ ширкәтеннән Вагыйз Каюмов, “Кызыл Яр“ ширкәтеннән Азат Кәрамов, “Ташкичү“ ширкәтеннән Рәдиф Хәбибуллин лаек булды.
Илшат Нуриев “Ташкичү“ ширкәте комбайнчысы Рәдиф Хәбибуллинны, хатыны, комбайнчы ярдәмчесе Рәмзия Хәбибуллинаны гаилә коруларына 35 ел тулу белән котлады, бүләкләр тапшырды.
“Казанка“, “Курса МТСы“, “Ак барс“ агрокомплексы“, “Северный, “Аю“, “Кызыл Яр“, “Заря“ ширкәтләрендә игеннәрне урып-җыю тулысынча төгәлләнде. Якындагы көннәрдә урак өсте район буенча да төгәлләнер, дип көтелә.
Белгечләр туфракта дым запасы бик аз, дип кисәтә. Алдагы елның да ничек киләсен белеп булмый. Августның 20 көнендә һаваның уртача температурасы 22,7 градус булды (норма – 18,4). Узган ел бу чорда 21,8 градус булган. Явым-төшем – нибары 2,2 мм (норма – 33 мм). Узган ел августның 20 көнендә бөтенләй булмаган.
1 метр туфрак катламында 62 мм дым бар (норма – 129 мм). Узган ел күбрәк – 95 мм булган.
Шуңа күрә дым запасы булдыру турында хәзер кайгырта башларга кирәк. Туфракны тирәнәйтеп эшкәртүгә игътибар бирергә.
Комбайнчылар өчен күңелле хәбәр – быел да республика конкурсында җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. Районның үз бүләкләре бар – иң яхшы 20 комбайнчы 10ар мең сум премия алачак.
Ильяс Фәттахов