Бөтенроссия тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Арча муниципаль районында иҗтимагый киңлекләрне гамәлгә ашыруга өстенлекле сайлау өчен быел беренче тапкыр Арчаның үзендә түгел, ә Яңа Кенәр авылындагы Ленин урамында урнашкан– «Зихангиров паркы» территориясе тора.
Шуңа бәйле рәвештә 2024 елда мәдәният йорты һәм С.З. Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе янындагы территорияне төзекләндерү эшләрен башлау планлаштырыла. Территорияне яхшырак өйрәнү һәм сезнең теләкләрегезне исәпкә алу өчен, без аноним сораштыруда катнашырга һәм безгә кирәкле проект булдырырга ярдәм итәргә тәкъдим итәбез. Бу 5 минуттан артык вакыт алмаячак.