Әлеге уку елы күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм мавыктыргыч узсын. Педагогларга – һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларының мәхәббәт һәм хөрмәтен яулауларын, балаларга – эшсөючәнлек, максатка ирешүдә үҗәтлек, әти-әниләргә – сабырлык, балаларының аларны үз уңышлары һәм җиңүләре белән шатландырып торуларын телим. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, бәхет, нык сәламәтлек, чиксез көч-куәт, үз-үзегезгә ышаныч һәм тормыш оптимизмы юлдаш булсын!