Авырулар җитди уйлансын

2013 елның 6 сентябре, җомга

Авырулар җитди уйлансын

Тиздән 1 октябрь. Аерым категориядәге кешеләргә социаль хезмәтләр җыелмасы (дарулар, шифаханәләрдә дәвалану һәм транспортта йөрү) язмышын хәл итеп куярга күп вакыт калмады. Нишләргә: акчасын алыргамы, әллә бушлай хезмәтләреннән файдаланыргамы? Бу турыда уйланмый мөмкин түгел һәм дөрес карарга килергә кирәк. Социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү системасын камилләштерү юнәлешендә, һичшиксез, нәрсә дә булса эшләнергә тиеш.

Әлеге сорауларга җавап алу максатыннан район Пенсия фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, Арча поликлиникасы мөдире Лилия Фәйзрахманова һәм “Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесенең төньяк төбәк даруханә челтәре мөдире Зөлфия Яруллина белән сөйләштек.

—Районда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга хокуклы 8899 кеше исәпләнә,— дигән мәгълүматны бирде Пенсия фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова. — Шуның 6338е, ягъни 72 проценты, бу хезмәтләрдән баш тартып, акчасын ала. Бүген әлеге хезмәтләр суммасы 839 сум 65 тиен тәшкил итә. Шуның иң күбе — 646 сум 71 тиене — даруларга, 100 сум 5 тиене — шифаханә–курортларда дәвалану, ял итү өчен, 92 сум 89 тиене транспортта йөрүгә каралган. Бу хезмәтләрдән аерым–аерым да баш тартып яки файдаланып була. Мәсәлән, даруларны калдырып, калган ике хезмәттән баш тартырга мөмкин. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану яки аның акчасын алу мәсьәләсендә киләсе елга үзгәрешләр кертергә теләүчеләргә 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына килеп, гариза язарга кирәк.

— Авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсендә хөкүмәтебез тарафыннан бик күп эшләнә,— ди поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова. — Акчасын алучылар күбрәк булса да, елдан–ел бушлай рецептлар саны арта бара. Дарулардан файдалану исемлеге дә үсә. 2008 елдан “7 нозология” программасының эшли башлавы да авырулар өчен уңайлы булды. Бу программада каралган акчалар зур чыгымнар сорый торган чирләрне дәвалау өчен сарыф ителә. Нәселдән килгән чирләрне дәвалау өчен тотыла торган чыгымнарны финанслау программасы да булыр, дип көтелә. Әлеге программаларның аерым булуы кыйммәтле медицина хезмәтеннән файдаланучыларның арзанлы медицина препаратларын алучылар өлешенә керүеннән саклый. Дарулар бар, җитәрлек.  Группадагы авыру ул һәрдаим медицина тикшерүе үтеп, кирәкле дәваны алып торырга тиеш. Чиратлар хәзер бездә зур түгел. Авыл халкын иртәнге якта кабул итәргә тырышабыз. Анализларны аерым алуны оештырдык. Балалар консультациясендә лаборантлар анализны аерым ала, хатын–кызлар консультациясендә — аерым. Табибларның компьютер белән эшли башлавы да авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин итүдә җиңеллек китерәчәк. Гомумән, авырулар җитди уйлансыннар иде: акчасын алыргамы, әллә бушлай дарулардан файдаланыргамы?  Авыруны иртәгә нәрсә көтә? Менә шул ук шикәр чире белән авыручылар, ярый бүген дару сәдәфеннән файдалансын да, ди, ә иртәгә аның инсулинга күчмәсенә берәү дә гарантия бирә алмый. Ә инсулин белән шприцлар айга уртача  4 мең сумга төшә. 

Поликлиника мөдиренә авыруларның моң–зарларын да җиткердем. Ни өчен алар бушлай дару алу өчен табиблар комиссиясеннән рөхсәт алырга тиеш? Бу мәшәкатьләр авыруларга уңайсызлык тудыра.

—Бушлай дарулардан файдаланучыларның барысы да табиблар комиссиясе аша үтми,— дип аңлата Лилия Фәйзрахманова. — Көчле тәэсир итүче дарулар һәм авыруга 5тән артык препарат язылса гына табиблар комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүгенге көндә бары тик 54 дару гына табиблар комиссиясе аша үтә. Ә бушлай дарулар исемлеге 1000нән артык.

—Безнең дәүләт даруханәләрендә препаратларның сыйфаты тикшерелә,— ди төньяк төбәктәге даруханәләр челтәре мөдире Зөлфия Яруллина.— Бу бик мөһим. Һәр даруханәдә сыйфат буенча махсус вәкил эшли. Хәзер даруханәләр челтәре тулысынча компьютер системасына күчте. Бу эшне күпкә җиңеләйтте.

Авырулар бушлай файдаланган дарулар миллионнарча сумнарны тәшкил итә. Әмма күпләр акчасын алуны кулайрак күрә. Бу безнең җитмәүчелек тә, бушлай дару алу артыннан йөрү мәшәкатеннән үзенчә арыну  да. “Авыртуың җитми, авыртуың җитсә, табибка барыр идең”,— дип әйтү дә бар безнең халык телендә. Әллә шул авырту җитмәгәнлектән акчасын алу отышлыракмы.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International