Фаҗигаләрне булдырмыйк
Арчада яшәүче 20 яшьлек кызның яңа туган баласын үтерүе хакында районда тетрәндергеч хәбәр таралды. Безгә килеп ирешелгән мәгълүматларга караганда, 20 яшьлек Арча кызы өендә бала таба, кан күп китү сәбәпле, ул (баладан башка) район хастаханәсенең гинекология бүлегенә китерелә. Бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр килә.
Хастаханәдә кыз үзен тыныч тота. Дәваланып өенә кайта. Кыз баласын өендә табамы, әллә мунчадамы, бакчадамы, бала үле туганмы, әллә тугач үз үлеме белән соңгы сулышын алганмы, әллә үтерелгәнме — бу фактлар безгә әлегә мәгълүм түгел. Кызның әти–әнисе безнең белән сөйләшергә теләмәде. Хәлләрен аңлыйм. Әтисе дулкынланып: “Бездә барысы да нормаль”, — дисә, әнисе бик итагатьле итеп кенә: “Гафу итегез, мин сөйләшерлек хәлдә түгел”, — диде. Тикшерү бара. Бу вакыйга буенча Татарстан Республикасының тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 106 маддәсе буенча (ананың яңа туган баласын үтерүе турында) эш кузгатылды. Әлегә алардан ниндидер мәгълүмат алу мөмкин эш түгел.
Мондый фаҗигаләрне (суд тарафыннан расланасы бар әле) ничек булдырмый калып була? Сорауга җавап алу максатыннан табиблар һәм психологлар белән сөйләштем. Район хастаханәсенең тәҗрибәле акушер–гинекологы Галия Әхмәдуллина:
— Кызлар кияүгә чыкканчы җенси мөнәсәбәтләргә керүдән саклансыннар иде, — дип киңәш итә. — Бу иргә тугрылык билгесе, тормышны матур итеп башлау һәм җенси юллар белән күчә торган төрле авырулардан, балага узудан саклану да. Без планлы рәвештә мәктәпләрдә, һөнәр алу йортларында яшүсмерләр, яшьләр белән аңлату эшләре алып барабыз. Мәктәпләрдә 14 яшьтән башлап ел саен медицина тикшерүе үткәрәбез. Ирсез бала табу күренеше элек тә булган, хәзер дә бар. Алар хатын–кызлар консультациясендә исәпкә басалар, табиб күзәтүе, киңәше белән баланы бергәләп үстерәбез, тудырабыз. Бернинди дә проблема юк. Әлеге очракта кыз безнең консультациягә йөрмәде, табибларга күренсә, мондый хәл килеп тә чыкмаган булыр иде. Бала карында яралган икән инде, ул исән–сау җир йөзенә туарга тиеш. Әгәр дә кешегә белгертмәү, кеше сүзеннән курку тойгылары бар икән, ул вакытта янәшәдә генә Казан, хатын–кызларга хезмәт күрсәтүче дистәләгән клиникалар чакырып тора.
Арча 1нче мәктәбенең психологы Гөлнур Сәмиеваның бу проблемага үзенең фикерләре бар.
— Бала белән ата–ана арасында үзара аңлашучанлык юк, — дип саный ул. — Совет чорында тәрбияләнгән ата–ана заман белән бергә атлаучы баласына искечә карашта, алар үзләрен бүгенге яшь кеше урынына куеп карый алмый. Балаң бар икән инде, син аның белән бергә үсәргә, аны аңларга, серләрен белә алырлык ышаныч яуларга, аның уй–фикерләре белән яшәргә тиешсең. Ата–анадан бала куркырга тиеш түгел. Ә бездә күп очракта бала ата–анадан куркып үз эченә бикләнә, бер-нәрсә дә сөйләми.
Ярый, әти–әниеңә белгертмә, дус кызыңа сөйләмә дә, ди. Ә бит син җир йөзендә берүзең түгел. Табиблар, психологлар ярдәм кулы сузарга әзерләр, тәүлек буе эшләүче аноним хезмәтләр бар.
Җыеп әйткәндә, кеше үз проблемасы белән үзе генә калырга тиеш түгел. Без бит кешеләр. Бер–беребезгә битараф булмыйк. Бер–беребезнең хәлен аңларга тырышыйк. Фаҗигаләрне булдырмый калыйк. Адәм баласы хаталардан хилаф түгел.
...Күзләргә яшьләр килә. Яшәргә дип яратылган сабый җир куенына иңдерелә. Иң авыры — гаиләнең үзенә.