Уяулыкны югалтмаска

2013 елның 6 сентябре, җомга

Уяулыкны югалтмаска

2004 елның 1–3 сентябрь көннәрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган фаҗига хәтердән уелырлык түгел. Террористлар үзләренең җинаятьчел гамәлләрен барыбыз өчен дә изге булган Белем көненә планлаштырган булып чыкты. Мәктәпкә бәйрәмгә килгән 1128 бала һәм өлкәннәр тотык итеп алынды, 334 кеше, күбесе хатын–кызлар һәм балалар, һәлак булды.

3 сентябрьдә Арчаның 2нче урта мәктәбендә Беслан корбаннарын искә алуга багышлап ачык дәрес үткәрелде. Директор урынбасары Резеда Кондратенко, тарих укытучысы Илфира Габдрахманова, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илдус Әскәров, укучылар әлеге фаҗига турында сөй-ләгәндә күпләрнең күзендә яшь иде. Экрандагы коточкыч күренешләрне дә тыныч кына карарлык түгел.

Бесландагы фаҗига исәннәрне “Уяу булыгыз!” дип кисәтә. Әлеге дәрестә дә укытучылар укучыларны игътибарлы, сак булырга чакырды. Беренче чиратта иминлекнең иң гади кагыйдәләрен үтәргә кирәк: шикле әйбергә кагылмагыз, хәтәр дип шикләнгән әйбер турында “02”, “01” номерлары, кәрәзле телефоннан “112” номеры белән шалтыратыгыз. Тирә–юнегездә ниндидер үзгәреш сизсәгез, ата–аналарыгызга, укытучыга, тәрбиячегә әйтегез һ.б.

Терроризм, һичшиксез, җәмгыять өчен иң куркыныч проблемаларның берсе. Россиядә дә шарт-латкыч матдәләр һәм җайланмалар кулланып ясалган җинаятьләр булгалап тора. Районыбызда бу яктан тыныч, әмма уяулыкны югалтырга ярамый.

— Арча районы территориясендә аеруча мөһим булган объектлар бар, — ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Ришат Сабиров. — Террорлык актларын булдырмау максатларында әлеге һәм кеше күп җыела торган объектларны тикшереп торабыз. Предприятие, учреждение, оешмалар җитәкчеләре белән террорга каршы характердагы ин-структажлар үткәрелде, хезмәт коралларын саклау һәм файдалану объектлары тикшерелде. Хезмәт коллективлары белән очрашулар уздырыла.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International