Районыбызны матурлыйбыз
31 августта “Бөтенроссия экология шимбәсе — Яшел Россия” акциясе үтте.
Анда Арча районының күпчелек предприятиеләре һәм оешмалары да актив катнашты. Алар үзләренә беркетелгән территорияләрдә эшләделәр. Социаль яклау, мәдәният идарәләре, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Укучылар сарае һәрвакыт үзләренең активлыклары белән аерылып тора. Социаль яклау адарәсе үз территориясен үрнәк хәлдә тоткан өчен шәһәр башкарма комитетының махсус бүләгенә дә лаек булды.
Шулай ук район газ куллану хезмәте, ветеринария берләшмәсе беркетелгән территорияләрен тәртиптә тоталар.
Районда “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән чүп–чарны җыйнау буенча 21 сентябрьдә узачак “Бергәләп эшлибез!” дигән Бөтенроссия акциясенә әзерлек бара.