Парламент дәресендә

2013 елның 6 сентябре, җомга

Парламент дәресендә

Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятендә үзгәрешләр күп быел. Балаларын озата килгән ата–аналар да: “Узган ел болар берсе дә юк иде бит, ни арада өлгердегез?” — дип шакката. Капкадан керүгә чәчәкләр дөньясы каршы ала, аерым бер рәхәтлек, хозурлык монда.

Яңа уку елына багышланган тантаналы линейка да бик матур үтте. Аннан соң 1нче курс укучылары өчен “Парламент дәресе” үткәрелде. Анда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров катнашты.

Россия Федерациясе гимны белән башланган дәресне сыйныф җитәкчесе Сәрия Шәмсетдинова кызыклы итеп алып барды. Ул Россия Федерациясе Конституциясенең дәүләтнең иң югары юридик көчкә ия булган төп законы булуын әйтеп үтте. Ара–тирә залдагыларга: “Конституцияләр ник үзгәрә?”, “Конституцияне кем кабул итә?”,  “Нинди хокукларыгыз һәм бурычларыгыз бар?” — дигән сораулар биреп барды, үзара җанлы әңгәмә оештырды.

РФ Конституциясе турында күрсәтелгән фильм да үтемле булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның мөрәҗәгате аеруча кызыксыну уятты.

Ринат Закиров сүзне шактый ерактан башлады.

— Арча педагогика көллиятенең бик зур тарихы бар, — диде ул. — Бүген сез искиткеч бинада утырасыз. Ә бит һаман да алай булмаган. Бу турыда Арча педучилищесын тәмамлаган Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев китапларын укып белә аласыз. Бигрәк тә Мөхәммәт Мәһдиев тулы итеп, юмор белән тасвирлый ул елларны.

Мөхтәрәм кунак илебезнең төп Законы белән беркетелгән хокук һәм бурычларның чынбарлыкта ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.

— Сез сайлаган һөнәр бик кирәкле, — диде Дәүләт Советы депутаты. — Киләчәктә сезгә балалар тәрбияләү ышанып тапшырылачак. Мондый көллиятләр Татарстанда өчәү генә. Республика Президенты, район башлыгы көллиятнең киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәттеләр. Мондый шартларда начар укырга ярамый, ялкауларга урын булырга тиеш түгел монда.

Ринат Закиров Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә лаеклы урын тотуы, соңгы елларда төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешүе турында сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессы читтә яшәүче милләттәшләребезне берләштерү, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту, туган илебезне саклау буенча зур эш башкара. Быел 400ләп милләттәшебез Казандагы югары уку йортларына кабул ителгән.

Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Арча педагогика көллиятен шефлыкка алуы турында белдерде. Чит илләрдән килгән делегацияләрне алып килеп тәҗрибә уртаклашу да күздә тотыла. Беренче эш итеп көллияттә яңа укый башлаган егетләр һәм кызлар өчен Казан шәһәренә сәяхәт оештырылачак.

Бу көнне шулай ук Арчаның беренче урта мәктәбендә һәм 5нче гимназиядә үткән “Парламент сәгатьләрендә” ТР Конституцион суды Рәисе урынбасары Рәйсә Сәхиева һәм ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов катнашты.

2 сентябрьдә район мәктәпләрендә яңа уку елы башлану уңаеннан уздырылган тантаналарда район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International