Мәгариф учреждениеләрендә тикшерү бара
Яңа уку елы район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле башланды. Чөнки шушы көннәрдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контрольлек итү департаменты вәкилләре Арча районы мәгариф учреждениеләрен тикшерү белән мәшгуль.
Мәгариф учреждениеләрендә мондый тикшерүләр график буенча өч елга бер уздырыла. Департамент вәкилләре белем бирү сыйфатын чагылдыручы укыту системасына, укыту программалары документларына зур игътибар бирә. Шул уңайдан без департамент белгечләренә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Тикшерүнең максаты нинди һәм ул ничек башкарыла?
— Безнең бурыч — Арча муниципаль районының мәгариф учреждениеләрендә белем бирү сыйфатына федераль дәүләт контроле уздыру. Документларга килгәндә, игътибар үзәгендә иң элек учреждениенең үз укыту программасы һәм белем бирү сыйфаты.
Федераль дәүләт укыту стандартларына туры килгән һәм үрнәк итеп бирелгән программалар нигезендә һәр укыту учреждениесе үз программасын төзергә тиеш. Ул исә белем бирү учреждениесенең үзен-чәлеген чагылдыра. Әти–әниләр программага карап балаларына бирелүче белемнең эчтәлеген күрергә тиеш.
— Шушы көннәрдә инде берничә учреждениедә булырга өлгердегез. Тикшерү нәтиҗәләре ничек булыр дип уйлыйсыз?
— Тикшерү нәтиҗәсендә без мәгариф учреждениеләренә актлар бирәбез. Әгәр тәртип бозу очраклары ачыклана икән, алар бетерелергә тиеш. Тикшерү барышында без федераль дәүләт укыту стандартларының төгәл үтәлүен таләп итәбез. Кимчелекләр ачыкланганда кисәтү язуы бирәбез. Аны үтәү өчен 6 ай вакыт каралган. Шул вакыт эчендә җитешсезлекләр бетерелмәсә, административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Әгәр тәртип бозулар, чыннан да, төзәтелгән икән, учреждение хезмәткәре кон-трольдән алына. Әле тикшерүләр башланды гына, шуңа күрә нәтиҗәләр турында соңрак сөйләшербез.
Розалия ЗИННӘТОВА