Хәтәр уенчыклар
Әңгәмәдәшебез—ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Габделхак Касыймов.
— Габделхак Габделфәртович, яңа уку елы башланды. Балаларның исән–имин мәктәпләргә, бакчаларга килүе бик тә әһәмиятле. Җәй, гадәттә, мотоциклларда, скутерларда, велосипедларда җилдерә торган чор. Җәйге каникуллар вакытында юл хәрәкәте нәтиҗәләре ни сөйли?
— Дөрестән дә, җәйге айларда мотоцикл, скутер, велосипедлар, квадроцикллар һәм башка шундый мототехникалар юлларга күпләп чыга. Бу актив чор белән әлеге техника ияләренең төрле имгәнүләр алу очраклары да арта. Үзегез беләсез, бу төр техника автомобильләр кебек ябык түгел, ачык, нәтиҗәдә, аларны йөртүчеләрнең төрле имгәнүләрдән саклану дәрәҗәсе дә азрак. Үткән 7 айда Татарстан Республикасында мототранспорт чаралары белән бәйле 209 юл хәрәкәте вакыйгасы булды. Нәтиҗәдә, 21 кешенең гомере өзелде, 228 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Кызганыч, алар арасында балалар да бар. Республикада исерек хәлдәге, техника йөртүгә хокук бирүче таныклыгы булмаган 200 мотоциклчы, теркәлү документы булмаган 150дән артык мототехника иясе тоткарланды. Төрле тәртип бозулар аркасында махсус машина кую урыннарына 1000гә якын мотоцикл куелды. Бу эш дәвам итә. Безнең Арча районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 10 мотоцикл иясе тоткарланды. Шунысы куанычлы: районда бу төр техникага утырган балалар белән бәхетсезлек очраклары булмады.
— Юл хәрәкәте вакыйгаларын булдырмау максатыннан ниләр эшләнә?
— Сүземне скутерлардан башлыйм әле. Дәүләт Думасы яңа закон проекты кабул итте, тиздән ул гамәлгә керәчәк. Бу документта скутерлар яки җиңел квадроцикл белән идарә итү өчен “М” ягъни “мопедчы” категориясендәге техника йөртү хокукы бирүче таныклык булырга тиешлеге турында язылган. Дөрес, бу таныклык укудан тыш һәм имтиханнар тапшырудан башка биреләчәк. Әмма спиртлы эчемлек кулланган килеш скутерда яки мопедта йөрүчеләр теләсә кайсы транспорт чараларын идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәкләр. Бүген “Шлем – бөтен нәрсәгә баш” акциясе бара. Шлемнан башка мототехникаларга бөтенләй утырырга ярамый! Ни булмас, бу җитди имгәнүләрдән саклану чарасы. Җәйге чорда Дәүләт автоинспекциясе әлеге категориядәге транспорт чараларына карата эшне көчәйтә. Балалар һәм яшүсмерләр катнашында мототехника белән бәйле юл–транспорт вакыйгалары булуы аерата борчу тудыра. Мототехникалар белән яшүсмерләрнең гомуми кулланыштагы зур юлларга чыгулары, бигрәк тә җәйге айларда, җитди проблема булып тора. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәүләре нәтиҗәсендә еш кына юл–транспорт фаҗигаләре килеп чыга.
— Балигъ яшенә җитмәгән балаларның гамәлләренә ата–ана җавап бирергә тиеш, дибез.
— Кызганычка каршы, бездә балаларга кыйммәтле һәм хәтәр уенчыклар бүләк итү гадәткә кергән. Ахырын уйлап бетермичә, балаларга мопедлар, төрле төрдәге скутерлар, квадроцикллар сатып алалар, мотоцикллар турында әйтеп тә тормыйм. Бу ике тәгәрмәчле транспорт чаралары аз гына авышса яки бәрелсә дә, зур куркыныч тудыра. Двигатель зурлыгы 50 куб.см.дан артмаган, иң зур тизлеге сәгатенә 50км.лы кыйммәт булмаган скутерлар ЮХИДИ бүлекчәләрендә теркәлми, бу транспорт чарасында йөрү өчен махсус таныклык та, иминиятләштерү полислары да кирәкми. Нәтиҗәдә, алар күпләп “үрчеде”. Кабатлап әйтәм: балаларына скутерлар сатып алучы ата–аналар әлеге уенчыкның хәтәрлеген аңлап җиткермиләр. Россия Федерациясенең юл хәрәкәте кыгыйдәләре буенча (п. 24.1 ПДД РФ) скутерлар белән бары тик 16 яшьтән һәм мотошлем белән генә идарә итәргә рөхсәт ителә.
— Велосипедчылар турында ни әйтерсез.
— Велосипедчылар белән дә проблема бар. Беренче карашка, ул гади, акрын тизлекле һәм куркынычсыз транспорт чарасы кебек. Балаларның велоспортка тартылуы — табигый хәл. Әмма бу төр спорт шул вакытта гына хуплана, әгәр дә велосипедларда балалар махсус мәйданнарда, стадионнарда һәм ябык ишегалларында йөрсәләр генә. Юлларда велосипед белән 14 яшьтән генә (п. 24.1 ПДД РФ) йөрергә ярый. Әмма зур хәрәкәтле юлларда 14 яшьтән соң да, өлкәннәргә дә велосипед белән йөрүдә хәтәрлек бар. Караңгыда яктырткычларсыз велосипедларда хәрәкәт итәргә ярамый. Юл кагый-дәләрен бозуларның да ахыры аяныч бетәргә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да велосипедта чабалар. Һәрвакыт янарында әти–әниләре булырга тиеш. 20 июльдә күрше Биектау районының бер авылында автобусны артка чигендергәндә велосипедтагы 4 яшьлек бала техника астында калып үлде. Мондый бәхетсезлекләр булмасын иде. Быелның 1 сентябреннән юл кагыйдәләрен бозган мопедларда, скутерларда йөрүчеләргә 800 сум штраф салыначак. Моңарчы ул штраф 200 сум иде.
— Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.
Румия Надршина