Космостан карамасаң да күренә

2013 елның 6 сентябре, җомга

Космостан карамасаң да күренә

Көзен яңгырлар ява инде алар, бүген игеннәре урып–җыелган, чәчүе чәчелгән хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре тыныч йоклыйдыр.

— Чәчү өчен әйбәт срок саналган тагын 2–3 көн вакыт калды, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең игенчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — “Ак Барс–агро”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Татарстан” хуҗалыклары бу эшне күптән башкарып куйды инде.

“Татарстан” ширкәтендә быел арышны 2500 гектарда чәчкәннәр. Узган елгыдан 400 гектарга артык бу. Чәчелгән басуларны карап үттек — уҗымнар яшел хәтфә булып күтәрелеп килә.

 — Бу хуҗалыкта игенчелек культурасына зур игътибар бирелә, багана төпләре, юл буйлары бар да тәртиптә, — ди районның баш белгече.

Шушы көннәрдә генә “Комсомольская правда” газетасында Россия белән Белоруссия чиген космостан төшергән рәсем басылган иде. Уч төбендәге кебек күренеп тора — Белоруссия ягы ялт иткән, тәрбия күргән, ә безнең якта кул тимәгән җирләр. Районыбызда шундый чагыштырулар ясау өчен космоска менеп йөрисе юк — Арча — Каенсар  һәм “Татарстан” ширкәте территориясендәге юллардан гына узасы. Әйдәгез, Каенсар ягына барып карыйк. Арчадан чыгуга — фермер Фаил Хаҗиев биләмәләре. Багана төпләрендә, олы юл буйларында “мыеклар” гына түгел — озын–озын “сакаллар”. Бөтен ямьне алып, хуҗасының булдыксызлыгын күрсәтеп утыра инде алар. Быел гына түгел, гел шулай. Әле бит бу турыда югарыдагылар да искә  төшереп тора.

Баруны дәвам итәбез. “Сафия” ширкәте җирләрендә дә шундый хәл. Басуларында, машина–трактор паркы тирәләрендә кайчан да булса тәртип салынырмы?

Бу сорауны ширкәт җитәк-чесе Мөдәрис Миңнуллинга да бирдек.

— Ярар, эшләрбез, әлегә мөмкинлек булмады, — дип ачык ук булмаган җавап ишеттек.

Каенсарга якынлашканда тагын фермерлар җирләрен уздык, боларында тәртип ярыйсы. Ә менә “Нива” ширкәте террито-риясендә, кем әйтмешли, башың бетәрлек, аяк сынарлык. Бөтен җирдә алабута, кычыткан, тагын әллә ниләр. Инвесторлар кергәннән бирле уңай якка бер үзгәреш юк. Гомер булмаган хәл — узган ел арыш та чәчмәгәннәр, быел хәтта үзләренә дә саламны читтән белешеп йөриләр. Халык үзе табар әле, диләр.

Быел да чәчкән җир юк, бераз әзерләнгән җир бар барын, әмма чәчәргә орлык юк. Орлыгын “Кырлай”дан белештек, диләр, аны алып кайтсалар да, чәчкечләре ватык...

Район хуҗалыклары 13897 тонна сабан культуралары орлыклары салып куярга тиеш. Шуның 9900 тоннасы салынган. “Ак Барс–агро”, “Кырлай”, “Ватан”, “Игенче” ширкәтләрендә җитәрлек күләмдә орлык бар. Ә менә “Арча” ширкәтенең “Арча” бүлекчәсендә 13,9 процент күләмдә генә салынган килеш.

— Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы 15 августтан 15 октябрьгә кадәр орлык әзерләү икеайлыгы игълан итте, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Барлык хуҗалыклар да күләме, сыйфаты буенча тиешле таләпләргә туры килә торган орлыклар әзерләп куярга бурычлы. Салганының дымлылыгын контрольдә тотарга, кирәк булса, җилләтергә, киптерергә, чистартырга, лабораториягә китереп тикшертергә.

Урып–җыюны сузган хуҗалыкларда, аеруча “Арча” ширкәтләренә кергәннәрендә орлык мәсьәләсе җитди тора. Аларда урып–җыю озакка сузылды, киптергечләр юк. Киләчәктә орлыкчылыкның матди–техник базасын ныгытмаганда хәлләр начарлана гына барачак.

Туфракны төп эшкәртү (план — 72947, үтәлеш — 29815 гектар) буенча “Ак Барс–агро”, “Курса МТСы”, “Татарстан” ширкәтләре әйбәт эшли.

— Җир әзерләгәндә   дисклы агрегатларны мөмкин кадәр азрак кулланырга кирәк, — дип киңәш итә М.Сәгыйтьҗанов. — Киң алдырышлы табанлы җайланмалар куллану отышлы. Билгеле, нинди культура чәчеләчәген дә исәпкә алу мөһим.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International