Арчада мәктәпләр ярминкәсен көтеп алабыз.
Бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләре арзанрак та, химия кермәгән, экологик яктан чиста да, дип яратабыз.
Мәктәп ярминкәләре һәр елдагыча быел да бик бай оештырылган иде. Сәхнәсендә җырлап, биеп торалар, чәй дә эчертәләр, кирәкле яшелчә, җиләк-җимешеңне сатып та аласың. Янәшәдәге Җиңү паркында коллективлар һәр мәктәпнең үзенә генә хас тема буенча күргәзмә, чәчәкләр дөньясы әзерләгән. Искиткеч! Андагы хикмәтләрне, матурлыкны сөйләп-аңлатып бетереп булмый. Күпме хезмәт! Үзләренең мәктәбен тәмамлаган, мобилизациягә алынган егетләрнең фотолары белән стендлар да әзерләгәннәр. Мәктәпләр ярминкәсе, чәчәкләр күргәзмәләре белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Район башлыгы мәктәп коллективлары эшенә югары бәя бирде. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, 2023 елда Россиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы безнең җәмгыятьтә укытучыларның дәрәҗәсен күтәрә, аларның эшенең мөһимлеген раслый. Ярминкә, күргәзмәләр дә шуның бер дәлиле – мәгариф хезмәткәрләренең никадәр югары оештыру, уйлап табу, иҗади сәләткә ия икәнлекләрен күрсәтә.
Ә сатуда ни генә юк!
Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, сарымсак, суган, чәй үләннәре, бал, чәчәкләр, чиккән түбәтәй, яулыклар, тагын әллә ниләр. Рәттән киттем карап...
Һәр елдагыча Лесхоз мәктәбе үзенең киптерелгән шифалы үләннәре, каен, нарат бөресе, мунча себеркесе, сыерчык оясы, чеби тагарагы һәм тагын җиләк-җимеш кайнатмалары, чикләвекле баллары белән аерылып тора. “Үзегез күрәсез, күпме муллык, – дип сөйләде Лесхоз мәктәбе директор урынбасары Фирая Гайнанова. – Бигрәк тә шифалы үләннәрне яратып алалар. Юкә чәчәге, каен бөресе бетте. Ә сорыйлар... Аларны алып килергә машина кайтып китте... Менә бу арбага өелгән кабак, ташкабак, патиссоннарны өлкәннәргә бушка да бирәбез”.
Шушмабаш мәктәбе коллективы ярминкәгә булган нигъмәтләрен йөк машинасында капчыклап алып килә. Машина янында халык мәш килә. Кемгә капчыгы белән бәрәңге, кишер, чөгендер кирәк. Солыны да яратып алалар. Сатучы технология укытучысы Әнис Шәймәрданов: “Бәрәңгенең килосын 25 сумнан сатабыз. Менә бу капчыкта 30 кило бәрәңге. Кишер, чөгендернең килосы 30 сумнан. Алалар. 20 мең сумлап акча эшләдек инде. Әле тагын эшлибез...”. Янәшәдә яшелчә, җиләк-җимешне алар ваклап та саталар. “Өч ноктада сату итәбез, – дип сөйләде Шушмабаш мәктәбе директоры Ризәлә Шәймәрданова. – Әти-әниләр дә чәчәкләр белән сату итәргә килде. Быел бигрәк тә суган яхшы уңыш бирде. Ашлыкны безгә үзебезнең җирлектәге “Северный” хуҗалыгы мәктәпкә аз булса да ярдәм булсын, дип бирә. Безнең әлеге хуҗалык белән хезмәттәшлек итү өчен төзелгән агрокласс-ларыбыз да бар. Яшүсмерләр фермаларда, кырларда комбайнчы ярдәмчеләре булып эшләделәр”.
Арчаның 7нче мәктәбе көзге нигъмәтләр янәшәсенә сатуга милли яулык, сумкалар да куйган. Технология укытучысы Альбина Зыятдинова үзе эшләгән, иҗат иткән товарларын тәкьдим итә. “Яулык-лар, чәйнек өстенә каплагычлар, кызлар чәчен бизәгечләр, мәктәпкә икенче аяк киеме өчен сумкаларны бик яратып алалар“, – диде.
«Ахун чишмәсе» суы да бар иде
Казанбаш мәктәбе башкалардан аермалы буларак, “Ахун чишмәсе“ суын алып килгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Габдрахманова: “Безнең мәктәптә язучы Гариф Ахунов укыган, – дип сөйләде. – Менә шушы чишмә суын эчеп, башкаларның да иҗат чишмәләре ачылсын!“.
Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Илмира Әхмәтгалиева әзерләгән кара “Иван чәй“ күпләрне кызыксындырды. Без Илмира ханымнан кара “Иван чәй”не ничек әзерләве турында сөйләвен үтендек. “Иван чәй” яфракларын июнь аенда җыям, – дип сөйләде Илмира Әхмәтгалиева. – Башта яфракларны туңдыргычка куеп катырам. Аннан иттарткыч аша чыгарам. Җәеп, өстенә дымлы чүпрәк каплап, бер тәүлек ачытам һәм 2-3 сәгать газ плитәсе духовкасында киптерәм. Бик тәмле кара чәй килеп чыга”. Сатуда нарат күркәсе кайнатмасы да бар иде. Илмира ханымнан аның да рецептын сорадык. “Нарат күркәсен июньдә җыябыз. 1 килограммга 1,5 килограмм шикәр комы салабыз да, 1-1,5 сәгать кайнатабыз. Бик тәмле һәм шифалы кайнатма килеп чыга”.
Ташкичү мәктәбеннән Гүзәлия Хәкимова гөл чүлмәкләрен чыбыклардан үреп матурлый. Ярминкәдә ул матур чүлмәкләр белән халык кызыксынды һәм сатып алдылар. “Узган ел үрә башладым, – дип сөйләде Гүзәлия ханым. – Чыбыкларны интернет аша алдырам. Бу шөгыльне бик ошатам”.
Арчаның 6нчы мәктәбе шулай ук шаккатырмый калмый. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгөл Котдусова ничек итеп ярминкәгә әзерләнгәннәре, халыкка хезмәт күрсәтүләре турында рәхәтләнеп сөйләде. “Иртәнге сәгать 3тән без аяк өстендә идек инде, – дип сөйләде ул. – Бәлеш, ак майда пешкән коймаклар белән чәй өстәле әзерләдек. Мин үзем кабыклы бәрәңге пешереп алып килдем. Гөмбә, тозлы кыяр, помидорлар белән ашарга бик тәмле. Янәшәдә фотога төшү өчен табигать могҗизалары белән матур күренеш тә әзерләдек. Рәхәтләнеп фотога төштеләр. Барыбыз да милли киемнәрдән. Яшелчәләрне, аерым арба-савытларга тутырып, сатып алучылар алдына чыгарып куйдык”. “Укытучы” (ике ягында китап өеме) дип зур итеп язып куелган чәчәк күргәзмәләре дә әллә каян күренеп тора иде. Афәрин!
Үзләре эшләгән брелоклар, брошкилар тәкъдим иттеләр
Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбенең сату өстәле янында шулай ук тукталмый калып булмый. Берсеннән-берсе матур брелоклар, брошкилар күзгә ташлана. 8 сыйныфта укучы Наилә Хәбибуллина белән Алинә Камаева тәкъдим итәләр. “Безнең мәктәптә бизнеска өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Беркөнне мәктәпкә тире әйберләре белән эшләүче эшмәкәр килде, – дип сөйләде Наилә Хәбибуллина. – Ул безгә тире калдыкларыннан нәрсәләр эшләп булуы турында сөйләде. Шуннан без кызыксынып киттек. Тире калдыкларын сатып ала башладык. Пресс җайланмасы сатып алдык. Һәм менә брелоклар, брошкилар ясыйбыз. Безгә бик ошый. Яратып алалар. Бу шөгыльне тагын да үстерергә уйлыйбыз. Казанда “Казан җөе” курсларында тире калдыкларын тоташтырып тегәргә, чигәргә өйрәнәчәкбез”. Кызларга уңышлар!
.jpg)
Ярминкә җыр-биюләр, нәфис сүз белән күңелле. Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Гөлзада Шәрәфетдинованың матур җырлаганын беләбез. Ярминкәдә дә рәхәтләнеп тыңладык без аны. Рәхмәт.
Ә менә Иске Ашыт укытучысы Радик Фәтхуллинның нәфис сүз остасы икәнне белми идек әле. Туктап, уйланып тыңлап тордык.
Мин дә шул татарның бер баласы,
Казан арты дигән төбәктән.
Халкым өчен рухи бишек булып,
Әдәби тел биргән төбәктән
(Азат Зыятдинов) ...
“Ярминкәдән сез үзегез соң берәр нәрсә сатып алдыгызмы?” – дип сорарсыз. Сатып алдым. Менә әле ярминкәдән сатып алган кәҗә сөте һәм чикләвекле бал белән тәмләп хуш исле үлән чәе эчеп утырам.
Рәхмәт, исән-сау булсыннар, яңа уку елында уңышлар!
Румия Надршина