Айзат Сәләхов атлары республикада җиңү яулый

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан ипподромында 30 августта Республика көне уңаеннан ат ярышлары үткәрелде.

Безнең районнан Айзат Сәләхов фермер хуҗалыгы атлары зур җиңүләр белән яулады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кубогы өчен барган ярышта А. Сәләховның “Каталея Бэль”  кушаматлы аты финишка дүртенче булып килде. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогын  “Адмирал Зип” кушаматлы ат отты. Татарстан Республикасы атчылык һәм ат спорты федерациясе призы өчен барган чабышта “Дамаск Голд”ка тиңнәр булмады. “Татнефть” җәмгыяте призы ярышында “Лаки Гроу” – икенче, Казан ипподромы кубогы ярышында “Теодория” өченче урынны алды. Бүләкләр 2 миллион сумнан артып китте. А. Сәләховның шушы биш атында да Кабардино-Балкария Республикасыннан килгән җайдак Рөстәм Панжоков чапты. Афәрин! Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International