“Дуслык күпере”ндә очрашу, экстремаль спорт төрләре буенча “текә” ярыш, балалар өчен чаралар, эстрада артистлары чыгышы, дискотека...
29 август көнне Арчада Татарстан Респуб-ликасы һәм шәһәребез көнен әнә шулай үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр.
Бәйрәм 28 август кичендә үк башланып китте. Кич Арча Мәдәният йортында “Дуслык күпере”ндә Арча иҗат коллективлары, Төмәннән “Чимги тура” коллективы, “Яшьлеккә сәяхәт” ветеран-педагоглар ансамбле, Омскидан “Умырзая” татар-башкорт халык фольклор ансамбле, Саха (Якутия), Курган өлкәләре сәнгать осталары чыгыш ясады. Арча тамашачысы аларны көчле алкышлар белән җылы кабул итте.
– “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фольклор фестивале кысаларында узды ул, – диде Арча Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова. –
Төмән, Омск, Курган, Якутиядән килгән коллективлар районыбыз белән танышты, Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексын карады. Тәҗрибә уртаклашу өчен дә бай эчтәлекле чара булды.
29 августта “текә” ярышлар яратучылар үзәк стадионга җыелды. Анда каршылыклар белән экстремаль йөгереш, ягьни, иң көчлеләр ярышы узды. Шуның өчен махсус дүрт километр озынлыкта ара әзерләнгән, унөч каршылык куелган.
Мондый ярышлар 2018 елда үткәрелгән булган. Ә яңадан аңа узган ел шәһәр көне алдыннан кайттылар. Быел ул икенче тапкыр оештырылды. Егетләр һәм кызларга ошый, катнашучылар саны да кимеми. Димәк, киләчәктә дә дәвам итеп китүенә ышаныч бар.
Ярышка килгәннәрне район Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде, бәйрәм белән котлап, катлаулы, әмма кызыклы ярышларда уңышлар теләде.
– Бу бәйге икенче ел рәттән үткәрелә. Аны башка районнар да күтәреп алды. Хәзер һәр районда шундый ярышлар бара. Бүгенге уен сезгә күңелле мизгелләр бүләк итсен, – диде ул.
Иң көчлеләр ярышында быел барлыгы сигез команда катнашты. “Буратино”, “Ураган”, “Туристлар”, “Тукай оныклары” “Барслар”, “Сюрприз” командалары һәм Яңа Чүриледәге психоневрологик интернаттан ике команда көч сынашты. Һәр командада өч кеше, ике егет һәм бер кыз. Бергә башлыйлар, бер-берсенә ярдәм итеп, бергә киләләр дә. Финишка гына түгел, ярышларның һәр этабында шулай булырга тиеш. Команда белән эшләүгә зур игътибар ителде. Катнашучыларга баштан ахырга кадәр бердәм булу шарт. Старт бөтенесенә берьюлы бирелми, дүртәр минут аерма белән китәләр. Монда йөгерү дә, йөзү дә, сикерү дә – барысы да кергән. Болар бар да ярышларның шарты иде.
Сынаулар ипподромда башланып китте. Беренче сынау – йөгереп барган килеш тезелеп куелган берничә салам төргәге аша үтү. Кырыеннан әйләнеп түгел, өстеннән. Быел әле салам төргәкләрен яткырып түгел, утыртып куйганнар, ул тагын да текәләнгән. Тизлекне киметергә ярамый, вакыт үтә. Алда әле тагын 12 сынау көтә. Алда юлларына су сиптерүче “КамАЗ” машинасы чыкты, көчле басым белән су сиптерә башлады. Өченче сынау да җайлы түгел – сетка астыннан иелеп бетеп чыгасы. Һәр каршылыкны команда бергә үтәсе. Берәрсе тоткарланса – калганнары көтеп тора.
Ярышлар Казансу елгасының икенче ягында дәвам итте. Тик чыгу өчен бауга тотынып елганы кичәргә кирәк булды. Ә ясалма сулыкны егетләр катамаранда чыкты. Аннан экстремаль тауны үттеләр һәм су белән тутырылган 30 литрлы канистрларны 30 метр тирәсе күтәреп бардылар. Егетләр кызларга ярдәмгә килде, аларга авыр әйбер күтәртмәде. Өстәвенә әле үзләрен носилка белән дә күтәреп тә бардылар. Бу чираттагы каршылык иде.
Стадион уртасындагы кышын шуа торган зур тау да “хәрәкәткә килде”. Алдагы сынауда йөгереп шунда менеп төштеләр, яткан озын багана буенча, шулай ук турниктан үттеләр, кечкенә таудан төшеп стадионга керделәр һәм башкалар. Хәтта финишка да сынау аша, команда белән бер чаңгыда килделәр.
Урыннар да билгеләнде. Беренче урынны мәгариф идарәсенең “Туристлар” командасы яулады. Икенче урында “Тукай оныклары” (“Арча” спорт мәктәбе). Өченче урында җыелма команда. Әмма пьедесталга күтәрелмәсәләр дә, башка командалар да сынауларда сынатмады.
Бу көнне ныклап төзекләндерелгәннән соң бассейн ачылды. 7-12 яшьлекләр арасында йөзү буенча ярышлар үтте. Беренче сентябрьдән бассейн тулы көченә эшли башлаячак.
Шахматчылар ярышы үтте. Анда яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Яшьләр һәм өлкәннәр арасында чемпионнар да кабаттан көчләрен сынады.
Чаралар моның белән генә тәмамланмады. Кичен тагын бәйрәм гөрләде. Ул кичне соңга кадәр үзәк стадион гөрләп торды. Балалар мәйданчыгында балалар өчен хәрәкәтле уеннар оештырылды. Милли йортларда иҗат коллективлары, зур сәхнәдә үзешчәннәребез, эстрада йолдызлары Ришат Фазлыйәхмәтов, Зәринә Хәсәншина, Илнат Фәрхуллин чыгыш ясады.
Гөлсинә Зәкиева