Лицей ишекләрен ачты!

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Республикада яңа уку елында 11 яңа мәктәп төзелде. Берсе безнең районда.

31 августта Арчада күппрофильле лицей файдалануга тапшырылды.

Тантана видеоконференция режимында үтте. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул барлык төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде, педагогларны яңа уку елы белән котлап, аларга уңышлар теләде.

– Арча районында 500 укучыга исәпләнгән Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей сафка басты, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. –  Генераль подрядчы “Стройсервис” җәмгыяте барлык төзелеш эшләрен вакытында һәм яхшы сыйфат белән башкарды. Педагогик состав тупланган, оештыру эшләре тәмам, лицей уку елына тулысынча әзер. Бу масштаблы проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге биргән өчен Россия Президенты Владимир Путинга һәм Рөстәм Нургалиевич, сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, эшегездә уңышлар телибез!  

Арчабаштагы “Мәгариф” илкүләм проекты буенча төзелгән һәм икенче сменада укуны бетерүне күз алдында тоткан күппрофильле лицей ул. Ерактан ук күренеп торган матур, зур бина. Территориясендә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Мини футбол кыры, баскетбол, волейбол мәйданчыгы, йөгерү юлы, тренажерлар...

Бина эче зәвык белән эшләнгән. Балаларга уңай гына түгел, рәхәт тә, якты да, иркен дә булсын өчен күңел җылысын биреп тырышкан төзүчеләр. Чишенү бүлмәләре пыяла тәрәзәләр артында. Ашханәсе 220 урынга исәпләнгән. Ике зур зал белән. Иркен, якты. Әзерләү бүлмәсендә заман таләпләренә туры килгән җиһазлар. Актлар залы да 200 урынлык. Сәхнәсе, тамаша залы бар. Шахмат сөючеләр өчен аерым почмак эшләнгән. Робот техникасы белән кызыксынучылар өчен дә  мөмкинлекләр тудырылган.  Спортзалы иркен. Кызлар, егетләр, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен киенү-чишенү бүлмәләре, шулай ук душ бар. Сыйныф бүлмәләре зур, якты, яхшы мебельләр белән җиһазландырылган. Һәр кабинетта укытучылар өчен ноутбуклар, интерактив такта, интерактив панель белән экран һәм башкалар. Быел күппрофильле лицейга укырга 250 бала килә. Аларга белем бирүче укытучыларның барысы да беренче һәм югары категорияле

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International