Татарстанда ислам банкингы буенча эсперимент башланды

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда 1 сентябрьдә ислам банкингы буенча ике еллык эксперимент башланды. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция булды.

Киңәшмәдә республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты. Россиянең дүрт төбәгендә: Татарстан, Башкортстан, Чечня, Дагестан республикаларында ислам икътисады һәм үзара хезмәттәшлек итү буенча эксперимент старт алды. Закон проектын эшләүдә Россиянең Банк вәкилләре, Россия Финанс министрлыклары һәм Дәүләт Думасы депутатлары катнашты. 

 Министр сүзләренә караганда, Татарстанда үзара хезмәттәшлек итү-партнерлык финанслары өлкәсендә эш 15 елдан артыграк дәвам итә, тәҗрибә бар. Татарстанда бу өлкәдә хезмәт күрсәтүче кредит һәм финанс оешмалары бар инде.

Ислам банкингы, шәригать кануннарына туры китереп, банк эшчәнлеген алып бара. 1 сентябрьдә башланган экспериментта банклар гына түгел, шулай ук кулланучылар кооперативлары, җәмәгать фондлары, коммерция булмаган автоном оешмалар, хуҗалык яки иптәшлек җәмгыятьләре катнаша ала.

Экспериментта катнашучыларга чикләүләр бар. Коръән кануннары буенча рибачылыкка, процент эшләүгә юл куелырга тиеш түгел. Шулай ук ислам банкы алкоголь, тәмәке продукциясен эшләү һәм сату, азартлы уен бизнесын һәм башка шундый ислам кануннарына туры килмәгән эшчәнлекләргә акча бирми. Ә менә хәләл ризыклар җитештерү хуплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International