Хәерле сәгатьтә!

2023 елның 15 сентябре, җомга

Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәпнең бакчасы иртәдән шау-гөр килеп торды. 1 сентябрь...

Күңелле һәм дулкынландыргыч мизгелләр. Унберләрнең мәктәптә соңгы еллары, ә беренче сыйныфка килүчеләрнең тәүге тапкыр мәктәпкә укырга килүләре.

Әти-әниләр, әби-бабайлар, туганнар - һәркайсының 1 сентябрь тантанасын, үзенең баласын, укый торган классны, укытучыларын күрәсе килә. Бәйрәмгә район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова һәм район прокуроры Ринат Кәримов килгән иде. Кунаклар һәм мәктәп директоры Эльмира Сафина балаларны, укытучыларны, әти-әниләрне яңа уку елы белән котладылар һәм укуда, балаларга белем бирүдә, эштә, гаиләдә уңышлар, исәнлек-саулык теләделәр.

Директор мәктәпнең районда һәм республикада олимпиадалар буенча алдынгы булуын ассызыклап үтте. 11 сыйныф һәм 9 сыйныф укучыларының барысы да дәүләт имтиханнарын тапшырды. Медалистлар да дәүләт имтиханнарын лаеклы тапшырдылар, диде.

Эльмира Сафина Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның мәктәпне 180 еллыгы белән котлавын укыды. Яңа уку елы белән! Исән-сау булыйк!

…Тирә-юньне яңгыратып кыңгырау чыңлады. Хәерле сәгатьтә!

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International