1 сентябрьдә “Үз белемең белән бүлеш“ Бөтенроссия акциясе кысаларында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбенең 10-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес уздырды.
Укучылар районның социаль-икътисади үсеше, перспективалар хакында яңа мәгълүматлар алдылар.