Лицейда бәйрәм

2023 елның 15 сентябре, җомга

Яңа лицей, беренче укучылар, беренче линейка, иң беренче дәрескә дәшкән беренче кыңгырау чыңы

Габденнасыйр Курсави исемендәге күппрофильле лицейда Белем дәресенә дәшеп беренче тапкыр кыңгырау чыңлады.

Бәйрәм актлар залында дәвам итте. Иң беренче булып күзгә ташланганы – тамаша залын тутырып утырган балалар. Малайларның башларында түбәтәй, кызларда – калфак. Искиткеч матур һәм... үзебезчә.

Тантанага кунаклар да килгән иде. Бәйрәмне ачу өчен сүз район башлыгы Илшат Нуриевка бирелде. Ул укучылар һәм педагогларны Белем көне белән котлады, укытучыларга эшләрендә уңышлар, укучыларга тырышып укуларын, лаеклы алмаш булып үсүләрен, әти-әниләрнең дә тәрбия мәсьәләсендә читтә калмауларын теләде. “Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешеп була, – диде Илшат Нуриев.

Ул шулай ук лицейны төзүдә үз өлешләрен керткән оешма җитәкчеләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

– Балалар лицейда яхшы белем, тәрбия алсын, – диде тантанада катнашкан Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан котлау хатын укыды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова укытучылар һәм укучыларны шигъри юллар белән тәбрикләде, яңа лицейны котлап сертификат бүләк итте. “Стройсервис” ширкәте җитәкчесе Илдар Мингалиев директор Максим Ильясовка символик ачкыч тапшырды.

Әти-әниләр исеменнән Данис Гайфуллин рәхмәт әйтте. Аның улы беренче сыйныфка укырга керә. Өйләре лицей янында гына икән. “Бу урында лицей була дигәч, бик сөендек. Төзелеш барышын күзәтеп кенә тордык”, – диде ул.

Ә бина балаларга уңай гына түгел, рәхәт тә, иркен дә булырлык итеп эшләнгән. Чишенү бүлмәләре, 220 урынга исәпләнгән ике зур зал белән ашханә, пешерү бүлмәсендә яхшы җиһазлар, 200 урынлык тамаша залы, сәхнәсе белән актлар залы, шахмат сөючеләр өчен почмак, робот техникасы белән кызыксынучылар өчен мөмкинлекләр, киенү-чишенү бүлмәләре, душ белән иркен спортзал, яхшы мебельләр белән җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре – бар нәрсә өр-яңа. Спорт белән шөгыльләнү өчен мини футбол кыры, баскетбол, волейбол мәйданчыгы, йөгерү юлы, тренажерлар да бар.

– Бүген лицейда 300гә якын бала белем ала. Аларны ике автобус йөртә. Берсе Күпербашка төшә, икенчесе “Юл тыкрыгы”, “Шәһәр үзәге”, “Хастаханә”, “Педагогика көллияте”, “Мәгариф идарәсе”, “Мелиоратор” тукталышларыннан балаларны алып лицейга килә, – диде Максим Ильясов.

Ата-аналар, балалар өчен матур, шатлыклы вакыйга – яңа бинада яңа уку елы! Хәерле сәгатьтә булсын!

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International