Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин үрнәгендә тәрбияләнгән егетләр яу кырында югалып калмый. Исән дә булсалар икән...
Яңа Кишет мәктәбендә махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды.
Бу уңайдан мәктәптә зур чара оештырылган иде. Алмаз белән Фирдүснең әниләре, хатыннары, иң якын кешеләре чакырылган. Яшь гвардиячеләр “Батырлык” орденына ия булган авылдашлары белән таныштырып үтте. Россия һәм Татарстан Гимннары яңгырады.
– Сезнең як – данлыклы як. Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин шушы җирлектә туып-үскән. Бүген сезнең туганнарыгыз, безнең туганнарыбыз, якыннарыбыз, танышларыбыз киләчәгебезне саклау өчен яу кырында. Сез аларны белеп үсәргә тиеш. Алмаз белән Фирдүснең урыннары оҗмахта булсын. Башкалар исән-сау әйләнеп кайтсын. Әниләренә, туганнарына түземлек телим. Илебез, елыбыз тыныч булып, матур тормышта яшәргә язсын, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин:
– Бу егетләр илебез киләчәген яклап башларын салды. Урыннары оҗмахта булсын, – диде ул. – Тормыш дәвам итә. Батыр авылдашларыгызны сез онытмаска тиеш.
– Илле ел гомеремне сугыш ветераннары белән бергә үткәрдем. 800 кешенең 400е Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмады. Күпме хатын тол, балалар ятим калды, күпме ана күз яше түкте. Монда Гани Сафиуллин рухы яшәде. Бу балалар аның батырлыклары үрнәгендә тәрбияләнде. Әлеге егетләрнең якыннарына күңел юатырлык сүз әйтеп булмый. Бик авыр хәл. Без һәрвакыт сезнең белән бергә. Шул күңелне юата, – диде Радик Кәримов һәм Коръән укып Алмаз Сәлахиев, Фирдүс Гарипов рухына дога кылды.
– Балалар, сез бүген аеруча җаваплы вакытта яшисез. Туган илегезне яратыгыз, аны якларга әзер булыгыз, – диде “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. – Батырларны белегез, алар белән горурланыгыз, лаеклы алмаш булып үсегез.
Алмаз Сәлахиевның әнисе Гөлназ ханым улларын шулай зурлаулары өчен җитәкчеләргә, мәктәп коллективына олы рәхмәтен белдерде, мәктәптәге музей почмагына улының сәгатен тапшырды. Әфганчылар Илнур Яруллин һәм авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин егетләрнең шәхси әйберләрен музейга бирделәр.
Истәлек такталары ачылды. Алардан Алмаз белән Фирдүс моңсуланып карап тора. Егетләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Әтиләренең, улларының рухлары шат булсын өчен, әниләре белән хатыннарына бердәм булырга, балаларны аякка бастырырга кирәк хәзер. Сабырлык телибез аларга.
Гөлсинә Зиннәтова