Республика буенча 78 яңа авыл җирлеге бинасы төзелгән (шуларның икесе Арча районында), 248е (дүртесе безнең районда) ныклап төзекләндерелгән
12 сентябрьдә Яңа Кишеттә авыл җирлегенең яңа бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада авыл җирлекләре башлыклары катнашты, кунаклар да кайткан иде.
Зур булмаган, әмма зәвык белән эшләнгән матур гына бина ул.
– Шәһәр матурлана, авылларда да зур эшләр башкарыла. Сездә дә нинди матур бина калкып чыкты. Эшләү мөмкинлекләрегез яхшы хәзер, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.
– Берара авыл белән шәһәр арасындагы киртәне бетерергә дигән сүз барды. Ул чакта ничек газ, су булыр, юллар каралыр икән, дидек. Туксанынчы елларга кадәр шулай яшәдек. Аннан төрле программалар эшли башлады. Колхоз, совхозларның бетүе, инвесторлар килүе кыенлыклар тудырды. Халыкның бердәнбер ышанычы булып ярдәм сорап барырга авыл Советлары калды, – диде Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин. – Без аларга машиналар, грантлар бирәбез. Авыл җирлекләре биналарын төзү программасы булдырылды. Яңа биналар төзелде, күбесе ныклап төзекләндерелде. Сезнең районда да ике бина файдалануга тапшырылды, дүрт бина төзекләндерелде. Әлеге административ бина да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңннеханов ярдәмендә тормышка ашырылучы республикакүләм “Башкарма комитет биналарын төзү” программасы кысаларында сафка басты.
Ул Татарстан Республикасы Рәисе, республика җитәкчеләре исеменнән яңа бинага күчү белән котлады, бүләген тапшырды, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Шушмабаш авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Миләүшә Сәгыйтовага, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллинга, Урта Курса авыл җирлеге башкарма комитеты хисапчысы Гөлнур Яруллинага ассоциациянең Мактау грамоталарын тапшырды.
Әлеге бинаны “Армада” төзелеш оешмасы төзегән. Җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Иркен, якты бинада эшләү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Ул күп еллар дәвамында халыкка игелекле хезмәт итсен.
Гөлсинә Зәкиева