Эх, кыска шул, кыска гомерләр

2023 елның 22 сентябре, җомга

Арча Мәдәният йортында Наил Габдрахмановның 70 яшьлеген билгеләп үттеләр. Зал тулы кеше иде. Эх, үзе дә шулар арасында булса икән...

Узган атнада педагогия фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы бик иртә арабыздан китеп барган Наил Габдрахмановны искә алу кичәсе узды.

Башланыр алдыннан Рая ханым Фәтхуллина белән аның турында сөйләшеп алдык.

– Бик яхшы кеше дип күңелгә кереп калды. Ихтирам итә идем, – дигәнгә каршы Рая ханым да истәлекләре белән уртаклашты.

– Миңа бик күп яхшылыклары тиде аның. РОНОда җитәкче булып эшләгән вакыты иде. Кызым Флера мәктәпне тәмамлады. Укырга керә алмаса, берәр авылда эш табылмас микән, дип янына бардым. “Нишләп авылда, Арчада табабыз аңа. Бергә оркестрга йөргән кыз бит ул”, – диде. Наил Габдрахманов бик матур җырлый иде. Кызым укырга керде, ярдәме кирәк булмады. Әмма кешене хөрмәтли белүе, ярдәм итәргә әзер торуы үзе ихтирамга лаек. Аннан тагын ярдәмен күрдем мин аның. Халык авыз иҗатына багышлап балалар бакчалары өчен язылган материалларны туплап методик пособие чыгарды ул. Колачы авылы тарихын язганда без дә булыштык, кызым белән гарәп телендә язылган бөтен документларны барлап, тәрҗемә иттек.

“Минем остазым да булды ул”

Татарстан Республикасы ветераннар оешмасы җитәкчесе урынбасары Ландыш Камалова кайткан иде чарага. Аның сүзләре Рая ханымның фикерләрен җөпләгәндәй булды.

– Район ветераннар оешмасын җитәкләгән чорда бөтен районнарга үрнәк итеп куя идек аны. Минем остазым да булды ул. 55 кеше арасыннан Президиумга аны сайладык. Сабыр, тыныч кына тыңлый, соңыннан үзенең төпле фикерләрен әйтә. Зур проектларга тәкъдим итә идек аны. Барысын да югары дәрәҗәдә башкарып чыга, – диде ул.

– Яшь арабыз аз безнең, – дип истәлекләрен яңартты Наил Газизовичның бертуган апасы Гөлсинә ханым. – Наил 5-6 яшендә укый-яза белә иде, дия иде әни. Укырга кергәндә “Социалистик Татарстан” газетасын укыган. Әлифбаны яттан белгән. Гармунда уйнады, җырлады. Кечкенә вакытында шыпырт кына берүзе вак ташлар җыеп баскыч төбендә шулар белән уйнап утыра иде. Мәктәптә гел бишкә укыды. Туган көннәрен билгеләп үтү булмады, чөнки бәрәңге алган чорга туры килә иде. Әни почтада эшләде, Наил велосипед белән газета-журналлар таратты. Вакытсыз китте шул. Хастаханәдән шалтыратты ул. “Гөлсинә, хәлем бик авыр”, – диде. Шуның белән элемтә өзелде. Иртән Наил юк, дигән хәбәр килеп иреште. Эх, туган көннәреңне дә билгеләп үтеп булмады, дип йөрәк әрни хәзер.

21 яшь тә тулмаган иде әле

Наил Габдрахманов мәктәп елларыннан ук җитәкче урыннарны биләгән дисәк тә дөрес булыр. Дружина советы рәисе, комсомол секретаре, армиядә батарея комсоргы була. Кайткач Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1973 елда Наласа мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый.

– Яңа сыйныф җитәкчесе киләчәк! Шундый хәбәр таралды. 14-15 яшьлек егет-кызлар, 32 бала, көтә башладык. Җирән чәчле яшь кенә егет, диделәр. Безне үз канаты астына алганда 21 яшь тә тулмаган иде әле аңа. Тиз аралашып киттек, – диде укучысы Зөфәр Нәҗметдинов.

“Яхшы укытучы булу өчен бары тик ике сыйфат – тирән белем һәм олы йөрәкле булу җитә”, – дия торган була ул. Итагатьле, зыялы, укымышлы педагог бик күп балалар күңелендә белем уты кабыза ала. Аның үзе өчен ике зирәк укытучы булган – ул тормыш һәм вакыт. Тормыш вакыт белән дөрес эш итәргә, ә вакыт тормышның кадерен белергә өйрәтә, дигән ул бер әңгәмәсендә.

– Һәрберебезнең тормышында зур роль уйнаган шәхес. Бөтен гомерен район үсешенә багышлады. Эшен куша, таләп итә, шулай бик күп эшкә өйрәтә. Бервакыт ул миңа: “Син педучилище директоры буласың”, – диде. Тугыз елдан соң чыннан да мине шунда куйдылар. “Сине күрүгә шулай уйлап куйган идем”, – диде соңыннан, – диде педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова. – Бөтен өлкәдә дә матур эшләр калдырган шәхес. Тик сакланып кына бетә алмады.

Райком секретаре урынбасары, мәдәният бүлеге, РОНО, педагогика көллияте, район ветераннар оешмасы җитәкчесе... Гомере буе җитәкче урыннарны биләде ул.

– Бик күп чаралар, Арча тарихын өйрәнү буенча археологлар белән эзләнүләр, оешма, хуҗалык көннәре үткәрде. Шуның нәтиҗәсендә авылларның тарихын яздылар, күренекле шәхесләрен барладылар, географик объектларның язмышларын өйрәнделәр, хорлар, бию, җыр ансамбльләре оештырдылар, талантларны ачыкладылар. Нинди генә эшкә тотынса да, нәтиҗәле була иде, – диде Надия Мифтахетдинова. – Мине дә кеше белән эшләргә өйрәтте. Бик рәхмәтлемен аңа.

“Зират бик суык икән. Туңдым”

Наил Габдрахманов үзе дә туган авылы Колачы тарихын язып китап бастырып чыгарды.

– Туган ягын бик яратты ул. Умарта асрыйсым килә, дип туган авылында, нигезендә шул эшкә тотынды. Мунча кадәр генә йорт салып чыкты. Бик еш кайта иде. Аның ярдәме белән 18 хуҗалыклы авылда клуб та, мәктәп тә, мәчет тә эшләде, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл дә куелды. Ел саен Колачы кичләре үткәрә иде, – диде Ядкәр Мөхәммәдиев. – Аның белән очрашып, аралашып тордык. Соңгысында ул мине юбилеем белән котларга килде.  “Наласа зиратында булдым. Туңдым. Зират бик суык икән. Кайтыйм әле”, – диде. Бу соңгы күрешүебез иде.

– Без – колачылар, дип горурланып әйтер урыныбыз бар. Горурлыгыбыз, таянычыбыз, мактанычыбыз Наил булды. Бергә уйнап үстек. Икәү бергә җырлый, бии идек. Ярты концертны үзебез алып бардык. Наил юк – Колачы кичләре дә юк, – диде авылдашы Фирадия Фәсәхиева. 

Кеше һәм кешелекле булыгыз, диде

Әнә шундый матур истәлекләр белән барды искә алу кичәсе. Наил Габдрахмановның яраткан җыры “Ай, җаныем, Бибисара” яңгырады.  Башка ул яратып тыңлаган җырлар чараны бизәде. Ташкичүдән Рузалия Насыйбуллина аңа багышлап чыгарган шигырен укыды. Искиткеч матур, эчтәлекле, йөрәкләрне айкап чыгара торган шигырь. Аны тыңлаганда күпләрнең күзләрен яшь томалады. Исән чагында үзе солист буларак башкарган туган авылы Колачы турындагы җыр яңгырады. Аны “Арча таңнары” кызлары башкарды, видеоязмадан Наил Габдрахманов тавышы кушылды.

– Әти бик максатчан, үз сүзендә тора торган кеше иде. Ярдәмчел. Тыңлый, ишетә белә. Кырыс булып тоелса да, мәрхәмәтле, кече күңелле, моңга бай булды. Безне акылга өйрәтмәде ул, кеше һәм кешелекле булыгыз, диде. Бу бик зур мирасыдыр, дип уйлыйм, – диде кызы Ләйсән әтиләрен зурлап искә алып шундый чара үткәрүчеләргә, аны олылап килүчеләргә рәхмәтен белдереп.

Ирләрне еламый, диләр. Ничек кенә елый әле! Аларның күңелләре бигрәк тә нечкә. Улы Илнур да күз яшьләрен яшереп өлгерә алмады.  Эх, кыска шул, кыска гомерләр.  

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International