Бергәләп көрәшик

2023 елның 6 октябре, җомга

Коррупция дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең абруен төшерә, эшмәкәрлекне үстерүдә, дәүләт программаларын һәм милли проектларны тормышка ашыруда тоткарлыкка әверелә, власть эшчәнлегенә куркыныч тудыра.

Шуңа күрә аңа каршы көрәш барлык дәүләт (муниципаль) органнарының, учреждение, оешма, җәмәгать берләшмәләренең һәм яшьләр хәрәкәтләренең эшчәнлегендә иң мөһим юнәлеш булып кала.

Коррупциягә каршы торуның нәтиҗәле чараларын эшләүдә барлык дәрәҗәдәге власть, бизнес, җәмәгать оешмалары, гражданнар үзләре, шулай ук җирле үзидарә органнары катнаша.

Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору чаралары муниципаль берәмлек чикләрендә бирелгән вәкаләтләрне кулланып федераль һәм төбәк законнарына, муниципаль хокукый актларга таянып тормышка ашырыла.

Хәзерге вакытта коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлекнең төрле якларына: хезмәткәрне эшкә алу тәртибе, хезмәтне башкарганда чикләүләр һәм тыюлар урнаштыру, коррупцияле хокук бозулар өчен җаваплылыкны көчәйтү мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелә.

Коррупцияне профилактикалау буенча Арча муниципаль районында ике комиссия эшли. Аларның берсе Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча, икенчесе – хезмәт (вазифа) тәртибенә таләпләрне саклау һәм мәнфәгатьләр низагын көйләү буенча.

Әлеге комиссияләр эшчәнлеге ачыклыгын тәэмин итү максатларында алар составына район ветераннар оешмасы рәисе, Иҗтимагый совет рәисе – “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе баш белгече, районның профсоюз оешмалары координация советы рәисе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре кертелде.

Безнең һәрберебез коррупциягә каршы көрәшергә, җиңел табышка кызыкмаска тиеш. Белгәнебезчә, коррупцияле хокук бозуларда халык үзе дә катнаша. Димәк, күрелә торган чаралар җитәрлек түгел, проблеманы чишүгә комплекслы килергә кирәк.

Практикада булган мисалларда аңлату эшләре  алып барырга, башкалар хатасыннан гыйбрәт алырга.  Бүген коррупцияле хокук бозу ясагансың икән, иртәгә тынычлап йоклый алмаячагыңны ачык аңларга, чөнки коррупцияле хокук бозу  иртәме, соңмы беленәчәк һәм җәзасы каты булачак. Мондый җинаять ясап үзеңнең генә түгел, якыннарыңның да тормышын җимерергә мөмкин.

Гражданнарның үзләрендә коррупциянең теләсә кайсы юнәлешләренә, шул исәптән көнкүрештәгесенә дә ныклы каршылык тәрбияләнергә тиеш. Монда тәрбиянең дөрес системасы мөһим роль уйнаячак. Шуңа күрә яшьләр арасында профилактикага мөһим роль бирелә, бүгенге укучылар, студентлар киләчәктә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең, идарәче кадрларның, бизнес-җәмгыятьләрнең һәм гражданлык җәмгыяте институтларының нигезен тәшкил итәчәк.

Коррупцияле хокук бозуларны профилактикалауда коррупциягә каршы аңлату эшләре һәм гражданнарның хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү, аларның  хокукларын аңлату нәтиҗәле юл булып тора.

Илдар Нотфуллин,

район башлыгы ярдәмчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International