Әниләрен тәрәзәдән алып чыгалар

2023 елның 6 октябре, җомга

Кызылъяр авылында йорты янган Гөлсинә апа үлемтекләр, сандык калды, дип бик өзгәләнде...

Бу арада янгыннар еш булды. Күпербашта башта мунча белән сарай янды, бер тәүлектән соң төнлә йортлары да янды. Кызылъяр авылында иртәнге якта агач йортка ут капты. Арчада Галактионов урамында бер йортта янгын чыгып, өй эченнән 1984 елгы ир кешенең мәетен табып алдылар. Янгыннарның сәбәбен тикшерәләр.

Кызылъяр авылында күптәннән янгын булганы юк иде, диләр. Иң башта Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин белән сөйләштек. “24 сентябрьдә иртәнге сәгать 4нче яртыда безгә хәбәр керде, – дип сөйләде ул. – Мин йокыдан иртүк торам. Аяк өстендә идем инде. Янгын сүндерүчеләр белән проблема булмады. Иң беренчеләрдән булып, Яңа Кенәр янгынчылары чыгып чапты. Шушы төбәктән “Кызылъяр”, “Аю” ширкәтләре командалары һ.б. булышты. Арча янгынчылары килеп җитте. Элеккечә төзелгән ике яклы йортка зыян килде. Веранда, йорт түбәсе, обшивкалары янды. Мунча, сарай исән калды. Йорт хуҗасы Гөлсинә апа Сибагатуллинага 76 яшь. Гөлсинә апаны улы Данил Казанга үзләренә алып китте. Йорт урынына йорт төзесәләр, шундыйрак сүз бара, ярдәм кирәк була инде. Эшне башладык. Казандагы улының банк реквизитларын электрон челтәрләрдәге төркемнәргә тараттык. Күршедәге Түбән Оры техникалары килеп, янгын калдыкларын җыештырдылар”.

Гөлсинә апа Рәфкат абый белән ике малай тәрбияләп үстерәләр. Рәфкат абый вафат инде. Ә янган төнне уллары Данил дә, Рамил дә өйдә була. “Минем авылга кунакка кайткан вакыт иде, – дип сөйли Казанда яшәүче Данил. – Мунча кереп, ятып йокладык. Иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә шарт-шорт иткән тавышка, төтенгә уянып киттем. Абый да уянып чыкты. Мин әни янына йөгердем. Уятып кына булмый бит... Әллә үлгән инде, дип кот очты. Әни исән иде, тәрәзәдән күтәреп алып чыктык. Әни дә, әти дә фермада эшләде. Авыр эш башкардылар. Шуңа да әнинең аяклары бетте хәзер. Авыл дип өзгәләнә инде. Гомере шунда үткән бит...”.

Күршеләре Эльмира Гыйлемханова: “Безнең ара бер 150 метрлап бардыр, – дип сөйләде. – Иртүк торабыз инде без. Сәгать 3тә сөт җыялар. Улым Рәнис фермага эшкә китә. Шарт-шорт иткән тавышка сәерсендем. Этләрне атып йөриләрме соң, дип уйладым. Шуннан күреп алдык, Гөлсинә апаларның верандасы яна иде. Каршыларында гына колонка – аннан да су алдылар. Гөлсинә апаларның үзләренә дә су кергән. Елга да шунда гына. Янгын сүндерүчеләр каты эшләде. Үзебезнең авылның Рәфкат абый да тракторы белән килеп җитте”.

    Икенче күршесе Фәридә Җәләлиева: “Без Гөлсинә апалар белән кара-каршы гына яшибез, – дип сөйләде. – Чытырдаган тавышка уянып китеп, залга чыгып карасам, бөтен дөнья яп-якты, түбәдәге шиферлар шарт-шорт килә. Энемә йөгердем – дөбердәтеп уяттым. Гөлсинә апаның улы Данил уянган иде инде. Әнисе Гөлсинә апаны тәрәзәдән алып чыкты. Авыл Советына да, янгынчыларга да – бөтен җиргә шалтыраттык. Таңнан – бу юньле шалтырату түгел дип, телефонны шунда ук алдык, диделәр. Аллага шөкер, җил булмады. Җил булса, бөтенебез бетә идек... Гөлсинә апа Казанда улында. Бик борчылды инде, үлемтекләр, үлемтеккә җыйган акчалар, сандык калды дип, бик өзгәләнде...”.

Иң мөһиме – үзләре исән-сау. Авылдагы улы Рамил мунчада яши. Хөрмәтле газета укучылар, әйдәгез, авылым, йортым дип өзгәләнгән Гөлсинә апага, улларына ярдәм итик. Казандагы улы Данил Сибагатуллинның карта номеры: 4627 2914 7005 7878. Райффайзен банкы.

 

Румия Гарифҗанова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International