Күпләп йөгерүчеләрне күрү үзе бер күңелле!

2023 елның 6 октябре, җомга

Арча стадионына төшкәнегез бармы? Көзнең матурлыгы!

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов йөгерү ярышларын кайчан оештырасын белә! 48 башлангыч профсоюз оешмасыннан 198 кеше ярышта катнашты. Хатын-кызлар һәм ир-атлар 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән соң дүрт төркемдә йөгерделәр.

Ярышлар уен-көлке белән күңелле барды. Айван авылыннан Фидәрис Зиннәтуллин 40 яшьтән узганнар арасында финишка беренче килде. “Махсус шөгыльләнәсеңме?” – дип сорагач, “Юк, – диде Фидәрис. – Олыраклар арасында яшьрәк бит әле мин, 40ны узып кына барам”. Димәк, шәп йөгерүнең сәбәбе – яшьлек, дим. Сүзгә Фидәрис артыннан 2нче һәм 3нче булып килгән Г.Курсави лицееннан Рифат Мөхәмәтсафин белән Кәче мәктәбеннән Хәйдәр Зәйнуллин кушылды. “Фидәриснең гәүдә төзелеше тумыштан чабуга яраклашкан, андыйлар шәп чаба”, – диде үзе дә яхшы йөгерүче Рифат Мөхәмәтсафин. Хәйдәр Зәйнуллин: “Махсус йөгерү белән шөгыльләнмәсәм дә, бу юлы бигрәк җиңел чаптым. Көне шундыймы, әллә чабар алдыннан берничә йотым чәй белән бер бал кашыгы бал капкан идем –  шуның файдасы тидеме”, – дип әйтеп куйды. Ни генә дисәң дә, афәрин егетләр, физик хәрәкәт белән яшәүче тынгысыз кешеләр сез!

Арчаның 5нче гимназиясеннән Гүзәл Абдуллина Арча станциясеннән эшкә велосипед белән йөри. “Атнага өч тапкыр фитнеска йөрим, 1әр сәгать шөгыльләнәбез. Фитнес ул организмның чыдамлыгын арттыра, җиңел түгел, хәрәкәт көчле, түзә алмаганнар китеп бара...”, – диде. 40 яшьтән соң хатын-кызлар (600 м) ярышында Гүзәл Абдуллина беренчелекне бирмәде. Молодец!

11нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Җамалиева 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар арасындагы 1 км ярышта 2нче урынны алды. Ул катнашкан хатын-кызлар эстафетасында да 11нче бакча командасы иң җитезләрдән булып чыкты. “Спортны бик яратам, – дип сөйләде Гүзәл. – Йөгерергә, балалар белән йөрергә чыгам, я велосипедта йөрим, бассейнда йөзәргә яратам, чаңгыда шуам, туризм ярышларында да катнашам”. “Спорт җене сезгә кайчан кагылды?”. “Кечкенәдән, әти Хәлил Хәсәнов Курса-Почмак мәктәбендә физкультурадан укыта. Ул мәктәптә укыганда безне бер дә тик тотмады. Кар өстеннән дә йөгерә идек. Йөгерергә басуга да алып чыгып китә иде. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда педагогика институтында укыдым. Аны тәмамлагач, Арчаның 11нче балалар бакчасына физик тәрбия белгече булып урнаштым”. “Сезгә хәрәкәт, спорт нәрсә бирә?”. “Миңа спорт җанга рәхәтлек бирә. Урамга чыгып бер йөреп, йөгереп кайтсам да тыныч булып китә”. “Иптәшегез сүз әйтмиме?”. “Юк, иптәшем спортны бик ярата, бергә-бергә балалар белән чыгабыз. Башкаларга да йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм. Махсус чыгып йөрергә вакыт табарга кирәк. Андыйлар күңеле белән дә, тәне белән дә яшь кала”.

...Каршыма Арчаның 6нчы мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рәнис Нәбиуллин килә. 40 яшькә кадәрле ир-атлар ярышын карарга өлгереп булмады. “Ну, ничек, Рәнис, нәтиҗәләр?” – дип сорыйм. “Беренче!” – дип елмайды Рәнис. Афәрин!

Күпләп йөгерүчеләрне күрү үзе бер күңелле! Профсоюз кузгатмаса, мондый бердәмлек, күмәкләп йөгерүне кайчан күрер идек! Бу коллективларның үзара күрешүе, аралашуы, үз сәламәтлегеңә, мөмкинлегеңә бәя бирү дә һәм, бәлки, алга таба махсус йөри башларга карар итү дә.

Командалар арасында Арчаның 7нче мәктәбе 1нче урынны алды. 2нче – Арчаның Укучылар сарае, 3нче – Яңа Кенәр мәктәбе командасы. Җиңүчеләр грамоталар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов ярышларны оештыруда ярдәм иткән Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Булат Гәрәевка аерым рәхмәт әйтә.

Нәтиҗәләр:

40 яшькә кадәрле хатын-кызлар (1км)

1. Адилә Нигъмәтҗанова (Ташкичү мәктәбе)

2. Гүзәл Җамалиева (Арчаның 11нче балалар бакчасы)

3. Айгөл Әхмәтова (Г.Курсави ис. лицей)

40 яшькә кадәр ир-атлар (1км)

1. Рәнис Нәбиуллин (6нчы мәктәп)

2. Булат Шакиров (Г.Курсави ис. лицей)

3. Газинур Лотфуллин (Наласа мәктәбе)

40 яшьтән соң хатын-кызлар (500м)

1. Гүзәл Абдуллина (5нче гимназия)

2. Илфира Ибәтуллина (2нче мәктәп)

3. Лилия Хәкимова (Укучылар сарае)

40 яшьтән соң ир-атлар (500м)

1. Фидәрис Зиннәтуллин (7нче мәктәп)

2. Рифат Мөхәмәтсафин (Г.Курсави ис. лицей)

3. Хәйдәр Зәйнуллин (Кәче мәктәбе)

Катнаш эстафета хатын-кызлар (100м+200м+300м+400м)

Арчаның 11нче балалар бакчасы

Арчаның 7нче балалар бакчасы

Арчаның 9нчы балалар бакчасы

Катнаш эстафета (хатын-кызлар 100м+ир-атлар 200м+хатын-кызлар 300м+ир-атлар 400м)

Арчаның 5нче гимназиясе

Г.Курсави ис. лицей

Арчаның 7нче мәктәбе

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International