"Тукай безнең күңелләрдә" интеллектуаль уены

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Бүген музеебызда "Туган ягым - яшел бишек" проекты кысасында Ветераннар Советы белән берлектә "Тукай безнең күңелләрдә" интеллектуаль уены узды. Арчаның өлкәннәре белән педагогия көллияте студентлары Габдулла Тукай иҗаты, гомумән, татар әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә көч сынашты.

Җырладык та, шигырьләр дә сөйләдек. Кыскасы, Тукай рухы бездән шат булгандыр. Әлеге чара гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты ярдәмендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International