Дуңгыз бар җирдә хәтәр бар
Соңгы елларда нинди генә авырулар белән куркытып бетермәделәр безне. Шулардан “Кош гриппы” дигәне аеруча истә калды. Инде менә дуңгызларга Африка чумасы яный, диләр. “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе өлкән инспекторы Ринат Фәйзрахманов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов белән әңгәмәбез шул хакта.
— Иң беренче моның нинди чир икәнлеген тасвирлап үтсәгез иде.
Рәкыйп Йосыпов:
— Дуңгызларда Африка чумасы вируслы чир, аның белән йорт һәм кыргый дуңгызлар авырый. Вирус бик чыдам, дуңгыз үләксәләрендә 10 атна, тирестә 5 ай һәм аннан да күбрәк, туфракта сезонга карап 4–5 ай, туңдырылган иттә, ысланган колбасада 4 айга кадәр саклана.
Авыруны дуңгызлар тарата, зарарланган азык, аслык, тирес, үләксә, терлек продуктлары аша күчәргә мөмкин.
Әлеге авыру кешегә йокмый. Әмма авыру терлекләр итен кулланырга ярамый.
Ринат Фәйзрахманов:
— Соңгы вакытта Россия Федерациясендә әлеге авыру белән хәл кискенләште. Быел дуңгызлар арасында әлеге мәкерле чирнең 134 очрагы теркәлде инде, шуларның 59ы — кабаннарда. Аның географиясен дә белү зыян итмәс — болар Ярославль, Тверь, Тула, Мәскәү, Ростов, Воронеж, Смоленск, Волгоград, Тамбов, Саратов, Белгород, Псков өлкәләре, Краснодар крае һәм Төньяк Осетия — Алания республикасы.
Куркыныч янәшәдә генә йөри. Шуңа күрә “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дуңгыз асраучы шәхси хуҗалык ияләренә аерым тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте. Дуңгыз асраучы эре предприятие-ләрдә профилактика чараларын үтәү җайлы, алар территориясенә теләсә кем кереп йөри алмый. Ә менә вак–төяк хуҗалыкларда таләпләрне үтәтү кыен, һаман контроль ясап та бетереп булмый.
Әлеге тәкъдимнәрнең кайберләрен генә әйтеп үтәм. Иң беренче чиратта дуңгызларны асрауның зоогигиеник нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри. Азыкны имин булган территориядән генә алырга һәм термик эшкәртү үткәрергә.
Азык калдыклары да шундый ук эшкәртү үтәргә (3 сәгать пешерелергә) тиеш. Дуңгызларны чыгарып йөртмәскә. Дуңгызларны вирус тарату куркынычы булган башка терлекләр белән тотмаска, шулай ук анда чит кешеләр кереп йөрергә тиеш түгел. Асрау, азык саклау һәм эшкәртү урыннарына даими рәвештә дезинфекция ясарга, чөнки талпаннар да вирусны таратучы булып тора.
Дуңгызларны сатып алганда аларның имин урыннан булуы турында белешмә булу мәҗбүри. Яңа алып кайтканнарын ветеринария хезмәтендә һәм җирлекләрдә теркәтергә. Яңа алганнарын төп көтүгә кушканчы карантинда тотарга.
— Безнең районда күпме дуңгыз исәпләнә?
Р.Й.: — Районда дуңгыз асрый торган ширкәтләр калмады. Сугымлык өчен генә вакытлыча тота торган шәхси хуҗалыклар булгалый. Безнең районда Африка чумасы килеп чыгу куркынычы булган төп резервуар — кабан дуңгызлары. Әлегә алар белән хәл имин.
Р.Ф.: — Территорияләрендә кабан дуңгызлары булган ау хуҗалыкларына да таләпләр кырысланды. Алар махсус урыннарда ашатылырга, азыкның иминлеге турында белешмә булырга тиеш. Әлеге урыннарга дезинфекция ясау мәҗбүри. Ау сезонында атылган кабаннарны эшкәртү өчен махсус урыннар булдырылды.
Ильяс ФӘТТАХОВ