Эшләгәнгә эшен бирер
Эшләгәнгә эш бирермен, дип әйткән ди Хак Тәгалә. Дөрестән дә, кемнең нәрсәгә сәләтле икәне бигрәк тә тормышта авырлыклар килгәндә күренә.
Заманалар үзгәреп, дөньялар беркадәр чуалып киткәч, кайберәүләр бөтенләй югалып калды, эш юк дип, бар нәрсәгә кул селтәп, эчкечелеккә бирелде. Икенче берәүләр, төрле гадел булмаган юллар белән акча табу чарасына керештеләр. Арабызда үзәге нык, эшкә булдыклы, тырыш кешеләр дә җитәрлек икән. Алар, кырык төрле киртәләрне җиңеп, төрле юнәлешләрдә үз эшләрен булдырдылар һәм уңышлы гына башкаралар. Менә шундый кешеләргә сокланам мин! Бүген сүзем — районыбызның Шушмабаш авылы эшмәкәрләре Нурия һәм Рамазан Вәлиевлар хакында.
Нурия үзе Носы авылы кызы. Рамазан белән 1995 елда, җиде ел йөреп кавышалар. Рамазан — шофер егет, Нурия исә мәктәп ашханәсендә эшли. Ел дигәндә кызлары – Ләйсәннәре дөньяга килә. Ашханәдә өч еллап эшләгәч, Нуриянең авылдагы участок хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә санитарка булуын сорыйлар. Әмма биредә ул ун ай гына эшләп кала, кыскартулар башланып, бүлек ябыла. Нурия сәүдә системасына — данлыклы Шушмабаш пекарнясына эшкә килә. Шул килүдән нәкъ ун ел эшли ул биредә. Кем белә, тормышлар бер көе генә барса, бәлки гомер буе да шунда эшләгән булыр иде. Әмма заманалар үзгәрә. Пекарня ябыла. Нурия югалып калмый: авылда бер–бер артлы ачыла башлаган шәхси кибетләрнең берсенә сатучы булып керә.
Участок хастаханәсендә шофер булып эшләүче ире Рамазан да кыскартуга эләгә. Абыйсы Нургаяз белән үз эшләрен ачып карыйлар: машина ремонтлый башлыйлар. Авыл җирендә бу әле яңа эш, кеше аңлап та бетерми. Вак–төяк ремонтларын “рәхмәт”кә генә эшләтеп китүчеләр дә була, акчага эшләгәндә дә килере бик аз. Ишәя барган гаиләне дә (2000 елда — Кадрия, 2009да Нурзилә туа) алып барырга кирәк, тузып килгән әти–әни йортын да яңартырга вакыт. Рамазан белән Нурия, файда бирердәй үз эшләрен ачу турында уйлаша башлыйлар. “Их, менә пироглар, чәкчәкләр пешереп, сатуга куеп карасаң икән ул! Кеше алыр иде микән? — дип хыяллана Нурия. “Һай, кызым, алырлар микән? Һәркем өендә үзе пешерә бит андый ризыкны”, — дип, кайнанасы Мәдхия апа да шиген белдерә. Рамазан исә: “Әйдә, тәвәккәлләп карыйк әле”, — дип, хатынының идеясен хуплый. Шулай итеп, 2010 елда, Аллага тапшырып, үз эшләрен башлап җибәрәләр.
Авыл җирендә хатын–кызның эше болай да җитәрлек. Пешкән ризыклар кибеттә сатылгач бик рәхәт. Тәмләп чәй эчәргә җаның теләгәнен аласың да кайтасың. Көтмәгәндә кунак–мазар килеп чыкса да, бик җайлы. Аш үткәрү кебек олы эшләр дә җиңеләйгән. Нурияләр эшләгәч, бар да җиренә җиткән булыр.
Әлбәттә, җитештергән продукцияләренә сорау арткан саен, эш күләме дә киңәя бара.
Рамазаннарның яңа өйләренә килеп керсәң, алгы якта ук сине күп функцияле тренажер каршы ала. Шәхси эшеңне башкарып барыр өчен нык сәламәтлек кирәк шул! Бирсен Ходай! Мондый эшмәкәрләребез булганда, авылыбыз да гел яшәрер, дип ышанасы килә.
Зөлфия Мансур