Тракторга бала утыртма
Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Радик Хәбибуллин безнең газетаның “Кеше һәм закон” рубрикасына даими рәвештә гыйбрәтле һәм тәрбияви хәбәрләр биреп бара. Мондый язмаларны газета укучыларыбыз көтеп ала. Менә әле яңа гына Радик Мөдәрис улы район җәмәгать суды тарафыннан Түбән Оры авылында яшәүче 42 яшьлек Альберт Семеновка карата җинаять эшен карау нәтиҗәләре турында язды. 13 яшьлек малай зыян күрә.
Хәл болай була. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2013 елның 2 июлендә көндезге сәгать 3ләр тирәсендә “Вамин–Мәрҗани” агрофирма”сы ширкәтендә эшләүче Альберт Семенов “Т–150” тракторы белән спиртлы эчемлек эчкән хәлдә автопаркка килә. Трактор кабинасында 13 яшьлек малай да була. Альберт малайдан печән рулоннарын ташу өчен җайлаштырылган прицепны тракторга тагарга куша. Ә малай озак уйлап тормыйча техникадан сикереп төшә дә, трактор белән тагылма арасына керә. Тракторчы артка таба чигенгәндә тракторны туктатып өлгерә алмый, бәхетсезлеккә каршы, малай ике арада кысылып та кала. Нәтиҗәдә, яшүсмер, авыр тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә, малай сәламәтләнеп аякка баса.
Альберт Семенов үз гаебен таный. Суд карары белән ул Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 118 маддәсе 1нче бүлеге буенча хезмәт хакыннан 10 процент дәүләт файдасына тотылып бару шарты белән, 1 елга төзәтү эшләренә хөкем ителә.
Агрофирма җитәкчелеге тарафыннан да мондый җинаятьләрне булдырмау максатыннан чаралар күрелү сорала.
Балаларның җәйге каникуллардан исән–имин мәктәпләргә килүләре, укуларын дәвам итүләре әти–әниләргә, укытучыларына да куанычлы. Ә бит 13 яшьлек малайның, трактор белән тагылма арасында кысылып, гомере өзелергә мөмкин иде. Исерек... руль артында — җинаятьче, дигән сүз. Ахырын уйлап бетермибез... Бу фаҗига ата–аналар, педагоглар, ширкәт җитәкчелеге, механизатор, шоферлар, балаларга сабак булырга тиеш. Аек булсаң да, кабинага бала утыртып йөрү, җитмәсә, кеше баласын, ул гынамы, аңа эш кушу — монысы инде егетлек түгел. Ә тормышта мондый хәлләр еш очрый.
Яшүсмер Яңа Кенәр мәктәбендә укый. “Хәлем әйбәт”,— ди. Әлегә физкультура дәресләреннән азат ителгән. Сыйныф җитәкчесе Зөлфирә Гайнетдинова: “Бик тере, тырыш бала”,— ди. Әнисе Тәнзилә ханым белән дә сөйләштем. Альберт Семенов аларның күршесе икән. “Капка төбендә эскәмиядә утырып торганда чакыра ул малайны,— дип сөйли әнисе.—Улым тракторга утырып китә. Автопаркта ярый әле шул тирәдә эшләүчеләр була. Малайның кычкыруын ишетеп йөгерешеп киләләр. Шунда ук хастаханәгә озаталар. Эчәкләренә зыян килгән була. Операцияне район хирургы Рөстәм Тәлгатович ясады. Бик зур рәхмәт аңа. Әле күтәрергә, эшләргә ярамый. Әмма ул кул арасына керергә, эшләргә генә тора. Уйный–уйный да, икенче көнне, эч авырта, дип елап та утырырга мөмкин...”
Эчкән кеше үзе генә иза чигеп калмый, аның аркасында гаиләсе, якыннары, бу очракта бөтенләй чит бала газаплана. Альберт Семеновның үзенең балалары бар. Бу гаиләне районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиясе дә исәптә тота. Әлеге фаҗигадән гыйбрәт алырга бик вакыт.
Румия САТТАРОВА