Тапкансың икән — бак

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Тапкансың  икән — бак

Районның балигъ яшенә җитмәгән балалар комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия сәркатибе Альбина Бакирова алып барды. Комиссия эшендә педагог, психолог, табиб, прокуратура, полиция, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Утырышта  аналык хокукыннан мәхрүм итү, зур хәрәкәтле юлларда яше җитмәгән балаларның мопедларда йөрүләре, җәйге чорда төнге сәгать 11дән соң балаларның урамда булулары кебек мәсьәләләр каралды.

Газетабызның алдагы санында гына без районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе, полиция подполковнигы Габделхак Касыймов белән балаларның кыйммәтле һәм хәтәр уенчыклары — мопедлар, скутерлар турында сөйләшкән  идек. Ата–аналар һәм балалар өчен бик кирәкле сөйләшү иде ул. 15 яшьлек яшүсмерне мопед белән балыктан кайтып барганда тоткарлыйлар. Утырышка улы белән килгән әти кеше:

— Нинди закон ул: 14 яшькә кадәр бала велосипедта йөрмәсен, 16 яшькә кадәр мопедка утырмасын, көлке бит бу! — дип үзенең ризасызлыгын белдерде.

Законда язылганнарны да дөрес аңларга кирәк. Әлбәттә, балаларны кечкенә вакыттан ук велосипедка утыртабыз. Моңа каршы килгән кеше юк. Монда хәрәкәтле юлларда велосипед белән 14 яшьтән генә йөрергә яравы (п.24.1 ПДД РФ) турында сүз бара. Балаларны велосипедка утырудан берәү дә тыймый. Әмма махсус мәйданнарда, стадионнарда һәм ябык ишегалларында йөрсәләр генә, аларның бу шөгыле хуплана. Зур юлларда балаларның велосипедта йөрүләре хәтәр.

— Законны үтәми һәм ихтирам итми хәлебез юк, — дип аңлатты психолог Гөлнур Сәмиева.—Аны бозабыз икән инде, без аның өчен җавап тотарга тиеш. Закон белән ризасызлыкны бала алдында кычкырып әйтергә ярамый. Аның аңында: әһә, законны үтәмәсәң дә ярый икән, дигән ялгыш фикер тууы бик ихтимал.

Ә икенче бер 15 яшьлек яшүсмердән:

— Төнлә Әтнә юлында нишләп йөрдең?—дип сорады комиссия сәркатибе Альбина Бакирова.

Яшьлек бит ул, мопедта җилдерә! Әнисе алып биргән ич, ничек йөрмичә түзәсең инде. Бернинди аңлатулар да кирәкми монда. Комиссия әгъзаларының “бәйләнүләре” хәтта көлке дә кебек. Күрәмсең, малайга  шулай тоела. Чөнки йөзендә көлемсерәү чаткылары. Әмма аз мыни төнге маҗаралар?! Сакланганны Аллаһы Тәгалә саклар, ди. 16 яше тулмаганнарның мопедларда, скутерларда машина юлларына чыгып китүләре, җитмәсә, төнлә, ата–аналарны сагайтырга тиеш. Аңлыйм, баланың теләгенә каршы килүләре бик читен, чөнки иптәшләрендә бар ул кыйммәтле уенчык, әмма янәшәдә нинди генә кызыклы һәм файдалы шөгыльләр юк хәзер, газизеңне хәвеф–хәтәрдән саклыйсың килсә, 16 яше тулганны көтәргә кала.

Аналык хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе турында сөйләшү бик авыр.         Балалар язмышын хәл иткәндә, ул турыда комиссия утырышында сөйләшми дә мөмкин түгел. Комиссия әгъзалары анадан:

— Ник балаларыңны эчкече әби–бабай, исерекләр җыелып яткан өйгә кайтарасың? Бу бер генә очрак түгел, ләбаса. Ник яннарына кайтмыйсың? Вакытлыча яшәгән ирләрең кадерлерәк мени сиңа?—дип сорадылар.

Акланырлык җаваплар юк. Балаларның берсенә — 5, икенчесенә 4 яшь.

— Балаларны пычрак исерекләр оясыннан алганда, әйдә, тизрәк китик моннан, дип безгә сабыйлар бик теләп иярделәр,— ди борчылып комиссия сәркатибе Альбина Бакирова.

— Балалар хәзерге вакытта хастаханәнең балалар бүлегендә, — дигән мәгълүматны бирде балалар консультациясе мөдире Алсу Кузнецова.—Яхшы хәтерлим, балалар элек тәртипле иде. Хәзер алар, бигрәк тә малай, бик нык үзгәргән. Авырыйлар, малай усалланган.

— Балаларны интектергәнче, аналык хокукыннан мәхрүм ителәсең дә, гастроль тормышы белән рәхәтләнеп яшисең, — дип, ананы оялтырга омтылып карады психолог. Бу үзенчә ананы акылга килергә чакыру иде. Әнисенең мәрхүм булуы, авыр вакытта булышырдай, ярдәм кулы сузарга якын кешесе булмавы да бәлки беркадәр сәбәпчедер монда. Үги әнисенең (әмма бүген әтисе аның белән яшәми) балаларны хастаханәдән миңа бирегез, дип әйтүе гаҗәпләндерде һәм соклану уятты. Әмма ул монда закон нигезендә чит кеше санала, аңа вакытлыча яшәп тору өчен балаларны бирмәячәкләр. Барысын да закон хәл итә. Вакыт нәрсә күрсәтер.

Бала тәрбиясендә вак мәсьәләләр юк. Тапкансың икән, инде бага да бел, ди өлкәннәр. Иртәгә соң булуы ихтимал.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International