Ник үсмисең, җанашым?
Бу көннәрдә “Бәрәңге алдыңмы, уңышы ничек?” — дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Җаваплар төрле, капма–каршылары да бар. Хәтта бер үк участоктагы үсемлекләрнең уңышы да төрлечә.
Безнең үзебезнең бакчада үскән бер бүлбе 600 грамм килде. Дөрес, бу рекорд түгел. Бер елны бер танышым бер килограммлы бәрәңге чыкты, дип шалтыраткан иде. Быел хәбәрләшкәндә бер килограмм да илле грамм иде дип, төгәллек кертте.
Әмма быел гадәти булмаган күренешләр күп. Берәү сөйли: “Ышанасыңмы, ана бәрәңге йодрык кадәр булып үскән! Без андый зурлыктагыларны утыртмаган идек”. Монысына ук ышанасы килмәгән иде инде, ышангандай итеп тыңларга туры килде. Тагын берничә кешедән ишеттем мондый сүзләрне. Үзебезнең бакчаны казый башлагач, юкны сөйләмәгәннәренә инандык. Шул ук 600 граммлы бүлбе биргән участокта йодрык кадәрле, йомры гәүдәле ана бәрәңгеләр чыкмасынмы! Ә “балалары” берәү, күп булса икәү, алары да чәнти бармак очы кадәр генә. Ә ана бәрәңгеләр таза, сусыл, быелгыларыннан аеруы да кыен. Кысыр сыер кебек җәй буе май җыеп, симереп яткан болар.
— Мондый хәл булырга мөмкин түгел! — диде бу турыда сөйләгәч белеме профессорныкыннан ким булмаган бер аксакал агроном.
— Тукта әле, тукта! — диде районның агрохимигы, шулай ук үсемлекчелек өлкәсендә галимнәрдән ким белмәгән Шәүкәт Баһаветдинов. — Нәкъ менә шул турыда мин кайчандыр блокнотыма да язып куйган идем. Туфракта температура артык күтәрелсә, бәрәңгедә сорт бозылу, начарлану, бетү башлана.
— Бәрәңге өчен корылык түгел, ә эсселек куркыныч, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Су сипкәндә дә аны буразнага агызалар, туфракны суыталар.
Бәрәңгене үстерү елдан–ел кыенлаша бара. Элек аны барлык колхозлар да игә, әйбәт уңыш ала иде. Хәзер күбесе “Бездә үсми ул”, — дип, икенче икмәккә кул селтәде. Безнең әтиләр заманында халык бәрәңге проблемасын белми иде. Яз утырталар, чүбен утыйлар, Сабантуйлар тирәсендә арасын яралар, сентябрь ахырында әле һаман ямь–яшел булып утырган сабагын уралар һәм уңышын җыялар иде. Кибеткә саткан бәрәңгедән шактый акча да керә иде.
Бүген бәрәңге утыртудан күпләр баш тарта, чөнки мәшәкате, чыгымы күп, уңышы аз яки бөтенләй юк. Чыннан да, нинди генә дошманнары юк бүген бәрәңгенең. Соңгы еллардагы эсселек, корылык, елдан–ел арта барган авырулар, башка мәшәкатьләр тәмам гайрәтне чигерерлек итте шул. Шөкер, бүген халык бер бәрәңгегә генә карап яшәми, кибетләрдә нәрсә теләсәң, шул бар. Бәрәңгене дә ярминкәләрдә, кибетләрдә сатып торалар. Тик үзең үстергәне тәмлерәк тоела инде аның. Быел булмаса, киләсе елга уңар, дигән өмет белән яшисең, ә ул уңмый. Белгечләр сортларны алыштырып торырга киңәш итә. Безнең шартлар өчен иң әйбәте — “Невский” сорты. Данлыклы, бүген инде юкка чыгып барган “Лорх” бәрәңгесенең крахмалы 20 процент булган. Тәмле, таралып китә торган сорт иде ул. “Невский” аз гына калыша — анда крахмал 18 процентка кадәр. Тик төрле авырулар күбәю сортларның аларга чыдамракларын сайларга мәҗбүр итә. Мәсәлән, “Роко”, “Аладин”, “Ароза”, “Ред скарлет”, “Беллароза”, “Розара”, “Импала” сортлары алтынсыман вак суалчаннарга бирешми икән.
Бүген күпләр кул селтәгәндә “Кырлай” ширкәтендә бәрәңгенең гектарыннан 400 центнер уңыш алалар.
— Сигез төрле сорт игәбез, — ди яшелчәчелек буенча агроном Алмаз Сабиров. — Иртә сортларны алып бетердек инде.
Бу хуҗалыкта бәрәңге игүдә иң алдынгы технологияләр кулланыла.
— Яздан көзгә кадәр басудан кайтып керми, — ди ширкәт җитәкчесе Илшат Шакирҗанов агроном турында. — Югары уңыш алу өчен нәрсә кирәк — бар да эшләнә.
Бәрәңгене өч комбайн тәүлек буе ала. Фидәрис Зарипов, Фәнис Закиров, Салават Кәбиров көн саен 20–22 гектарның уңышын җыялар.
Бәрәңге турында бүгенгә җитеп торыр. Бу теманы дәвам итеп белгечләр киңәшләрен дә бирербез әле. Газета укучылардан да сораулар, киңәшләр, кызыклы хәбәрләр көтәбез.
Ильяс ФӘТТАХОВ